«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Тукай сүзләренә язылган җырга аккордлар

«Туган авылым» – мәктәптә укыганда барыбыз да яттан белгән шигырь бу.

Җыр Тукайның туган авылы – хәзерге Арча районы Кушлавыч авылы турында. Беренче мәртәбә 1909 елда басылып чыга. Көй авторы – Алмаз Монасыйпов. Иң билгеле башкарулар – Эмиль Җәләлетдинов һәм Финляндия татарларының «Башкарма» төркеме.

C G F
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
C G F
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Am G F
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
C G F
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
C G F
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
C G F
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Am G F
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
C G F
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
C G F
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
C G F
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Am G F
Абый белән бергәләшеп кара җирне
C G F
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое