Татарстанда яшьләр өчен төрле чаралар уздырыла, аеруча апрель милли, мәдәни вакыйгаларга бай булачак.
Шуларның иң көтеп алына торганнары – Туган тел көне, ягъни татар шигърияте бәйрәме һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясе. Бүген «Татар-информ»да шулар хакта ике матбугат конференциясе узды.
ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ БӘЙРӘМЕ
Шигърият бәйрәме, билгеле булганча, быел Яңа Камал театры бинасы янында узачак. Чараның Тукай һәйкәленнән башка урынга күчүе халыкта сораулар тудырды. Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Яңалыкны тәнкыйтьләгәнче, мәгънә эзләргә кирәк», - дип белдерде.
Без Тукайның һәйкәленә табынмыйбыз, без аның иҗатын зурлыйбыз. Шуңа чәчәк куеп йөрүдән бигрәк, кеше рухына дога кылу яклы мин. Һәм иҗатын әйбәт белергә кирәк. Бер-ике шигырен дә яттан белмәгән килеш чараның урынын алмаштыру турында сөйләп, хайп ясап йөрүчеләр бездә бик күп, диде ул.
Бәйрәмнең быел әлеге урында узуы гел шулай булачак дигәнне аңлатмый, ул киләсе елда кире үз урынына кайтырга да мөмкин. Әлегә тәгаен билгеле түгел.
Чараның урыны үзгәрү сәбәбе бәйрәм кунакларының иминлеген кайгыртуга бәйле, - дип аңлатты Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
26 апрель 09.30 сәгатьтә Г.Тукай һәйкәленә чәчәк кую белән башланачак.
14 сәгать 30 минутта урамда Шигырь бәйрәме башланып китәчәк. Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатларын бүләкләү театрның зур залында 13.00 сәгатьтә була. Бу вакытта театр фойесында төрле күргәзмәләр эшләячәк.
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ»
15.00 сәгатьтән 20.00 кадәр бинада «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы кысаларында «Язгы Печән Базары» маркеты уздырыла. Биредә Мәскәү, Уфа, Сочи, Төмән, Самара һәм
Татарстаннан дизайнерлар һәм рәссамнәр катнашачак. Анда керү өчен теркәлү узарга кирәк. Шунда ук Бөтендөнья татар яшьләре форумының, төгәлрәк әйтсәк, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең волонтерлары торачак.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең Гала-концерты 16.00дә башлана. Анда елдагыча, җанлы татар музыкасы башкаручыларын үзенә җыячак. Биредә Ilgiz, Malsi Music, GAUGA төркеме, ALTAN, K3DERT, Al Su, Elina, Айрат Хайруллин, Айдар Исхаков һәм Tubatay Beats чыгышы көтелә. Моннан тыш, танылган башкаручылар белән бер сәхнәдә яңа музыкантлар да чыгыш ясаячак.
Әйтергә кирәк, быел «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә 20 ел! Әлеге түгәрәк датаны исәпкә алып, гала-концерт 3 буын вәкилләре тарафыннан алып барылачак. Бүген оештыручылар әлегә ике алып баручыны гына әйттеләр, алар – Илфар Кәримов белән Айсылу Лерон. Калганнарын исә чараның үзендә күрергә мөмкин булачак.
ЭЛЕМТӘ
26 апрельдә Татар китабы йортында «Элемтә» дигән чара узачак. Анда блогер Айгизә Тукай иҗаты турында кызыклы фактлар сөйләячәк, Defne «Елан» альбомындагы җырларны башкарачак.
фотолар: Татар-информ, Солтан Исхаков
Нет комментариев