MOÑ театраль мәйданчыгында, 19 сентябрь көнне көзге музыкаль-шигъри кичә узачак.
Көз йокысызлык чоры.«Йокмый йокым»да без шагыйрьләрнең бу хисне ничек кичерүен тыңларбыз. Алар белән бергә сак кына шушы өермәдәй халәткә чумарбыз. Ә ул өермәдән нинди булып чыгарбыз? Анысы билгесез.
Кичәдә катнашалар: Гүзәл Закирова,  Миләүшә Гафурова, Айгөл Хәбибрахманова, музыкантлар Элина Ситдыйкова, Марат Шаяхмәтов, Алсу Мансурова, Тимур Милюков катнаша. 
  Режиссер: Зилә Хөсәенова.
  Вакыты 19 сентябрь, 19:00
Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.
Нет комментариев