«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Парижда француз телендә Ленар Шәехнең шигырь җыентыгы һәм Роза Туфитуллова романы басылды
Новости
Яңалыклар

Парижда француз телендә Ленар Шәехнең шигырь җыентыгы һәм Роза Туфитуллова романы басылды

Әлеге «Хәзерге татар прозасы антологиясе» француз телендә «ANTHOLOGIE DE LA PROSE TATARE CONTEMPORAINE» дип атала.

Анда Ленар Шәехнең «MON COEUR BRÛLE COMME UN FEU» («Йөрәккәем янганда») шигырь җыентыгы һәм Роза Туфитуллованың «GOULSOUM» («Язмыш җиле») романнары дөнья күрде. Бу уңайдан Казан федераль университетының Филилогия һәм мәдәниятара багланышлар институтында китапларны тәкъдим итү кичәсе булды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Татар әдәбияты француз теленә 2021 елдан 2023 елга кадәр тәрҗемә ителеп нәшер ителгән. Антологиядә хәзерге прозаиклардан Ркаил Зәйдулла, Айсылу Имамиева, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләре урын алган.

Шул уңайдан татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина һәм институтның «Педагогик белем бирү» юнәлешендә француз телен өйрәнүче студентлары тарафыннан китапларны тәкъдим итү чарасы оештырылды. Анда Татар китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов һәм «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Ландыш Әбударова-Фәезова катнашты. 

Чарада татар әсәрләреннән өзекләр татар һәм француз телләрендә укылды. Студентлар Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән өзекләрне француз теленә үзләре тәрҗемә иткән вариантта яңгыратты, диелә хәбәрдә.

фотолар: Салават Камалетдинов

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое