«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын бүләкләделәр
Яңалыклар
Яңалыклар

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын бүләкләделәр

19 октябрь ТР Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын бүләкләү узды.

Чара Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Быелгы премия лауреатлары: Алена Каримова — «Птица сердца», Йолдыз Шәрәпова — «Китаплы кич», Минзифа Әхмәтшина — «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы өчен бүләкләнде. Кызыксындыру бүләге шагыйрә Гөлнур Айзатулловага,  язучы Илдус Диндаровка, шагыйрә Ольга Овчинниковага бирелде.

Быел С.Сөләйманова исемендәге стипендия алучыларның географиясе киңәйгән. Стипендия А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасына караган махсус бүлектә белем алучы Теләче авылы кызы Руфия Мортазина һәм Теләче районы Үзәк авылы егете Илмир Газизовка тапшырылды. 

Стипендиатлар арасында Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыннан Алинә Закирова һәм Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан Ландыш Гобәйдуллина, Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Дарина Мороз һәм Екатерина Мершина, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Виктория Обручникова, Әлмәт политехникумыннан Полина Валова, Әлмәт медицина көллиятеннән Алинә Гыймадиева һәм Чаллы дәүләт педагогия университетыннан Полина Яковлева бар иде.

 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар