Шулай ук «Татар кызы каһарман була аламы?» дигән темага дискуссия оештырылачак.
3 февраль 15.00 сәгатьтә Милли китапханәнең күргәзмә залында «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгын тәкъдим итәчәкләр.
«Татар хатын-кызлары» - ул дүрт каһарман турында сөйләүче хикәяләр: беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская; беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова; беренче татар хатын-кыз математик Сара Шакулова; беренче татар хатын-кыз пилот, Советлар Берлеге каһарманы Мәгубә Сыртланова.
Җыентыкак текстларны Рәдиф Кашапов язган. Рәссамнар: Наталья Якунина (Өфә), Юлия Галиәкбәрова (Казан), Руслан Ибраһимов (Казан), Арина Филиппова (Раменское). Проект җитәкчесе - Регина Гаязова.
3 февральдә команда комиксны ничек җитештегәннәре турында сөйләячәк. «Мастера» платформасы үзенең эшчәнлеге турында бәян итәчәк. Шулай ук «Татар кызы каһарман була аламы?» дигән темага дискуссия оештырылачак.
Игътибар: чара татар телендә барачак (аерым очракларда сөйләүчеләр русчага күчә ала), диелә хәбәрдә.
Регистрациягә сылтама.
Әлеге комиксларның өзекләре һәм аларның каһарманнары турында мәгълүмат журналыбызның ноябрь һәм декабрь саннарында урын алды.