Психолог Хәбил Сәхәбиев белән эксперимент рәвешендә журнал укучыларына психолог сеансының ничек узуын күрсәтүне дәвам итәбез.
Бу юлы психологка кунакка заманча рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче Алтынчәч килде. Аны яңа картиналар иҗат итү өчен илһам җитмәве борчый. Үзе әйтүенчә, аның дөньяга карата да, үзенә карата да сораулары күп, ләкин алар аңа яшәргә комачауламый.
«НОРМАЛЬНО БИТ» АРТЫНДА НӘРСӘ БАР?
Сеанс башында ук Алтынчәч үзен көчле, проблемаларны тиз чишә торган кеше итеп тасвирлады.
Алтынчәч: Ниндидер проблема туса, мин аны шунда ук чишәм. Тик мин чишә алмый торган проблемалар да бар, мисал өчен, сәяси темаларга кагылганнары. Бүгенге көндә мине иң борчыган темаларның берсе ул. Тыныч яшәргә комачауласа да, мин аны хәл итә алмыйм.
Хәбил: Ә хәзер син нәрсә хис итәс ең?
Алтынчәч: *күкрәгенең өске өлешен күрсәтә* Менә монда авырлык сизәм. Хәбил: Нинди авырлык ул, сөйлә әле аның турында.
Шушы мизгелдән эш башланды да инде. Проблема турында түгел, ә хис турында. Психолог «Нинди авырлык?», «Әгәр ул эмоция булса, нинди булыр иде?» дигән сораулар белән кызны акылдан тәнгә, фикердән сиземләүгә юнәлтте. Авырлыкны Алтынчәч утыру позасына бәйләде. Шулай дип шаяртып алды да, башка төрле итеп утырды.
15 секундлык тынлык. Аннан соң тагын тынлык. Мин бу тынлыкның никадәр авыр булуын тоеп утырдым. Без, гадәттә, уңайсыз тынлыкны сүз белән тутырырга тырышабыз бит, ә монда исә эш коралы – тынлык үзе.
Алтынчәч: Белмим, бу эмоция белән бәйле әйбер түгел шикелле. Бәлки, гаҗәпләнүдер. Эчеңдәге казып чыгарырлык бер әйбер булмавына аптырау төсле. Ул негатив та, позитив та түгел. Зур бүлмәдә кечкенә кеше һәм ул «ә кайда?» дип әйтә кебек. Эчке тулылык. Дөньяга әйтәсе килгән фикерләрме икән? Иҗат итәргә этәрә торган.
*йөткерү*
Минем өчен ул, гадәттә, ниндидер хис-кичереш. Мисал өчен, минем дустымның өе янды һәм мин бу ситуациядән илһамландым да, шул тема мине рәсем ясарга этәрде. Эмоциональ пружина булды инде бу.
Шул урында рәссам, 15 секунд тынлыктан соң, кинәт көлеп:
– GPT-Chat бу сорауга җавап бирә алмады, — дип шаяртты.
КУРКУ БЕЛӘН КӨРӘШ КОНТАКТ
Сөйләшү барышында күкрәктәге авырлык югалды, муенга, аннары баш артына күчте. Хис үзгәрә, «йөри». Психолог аңа бер генә б урыч бирде: берни эшләмәскә, бары күзәтергә.
Алтынчәч: Ә без моны нәрсәгә эшлибез?
*йөткерә*
Хәбил: Бу сорау сине күптән борчыймы?
Алтынчәч: Күптән үк түгел, бу минем өчен эксперимент.
Хәбил: Нигә син аны алдан с орамадың?
Алтынчәч: Кызык бит. Нәрсә булып бетүе кызык. Бәлки, мин нәрсә эшләгәнебезне аңласам, процесс нәтиҗәлерәк барыр.
*көлә*
Кыз ул хисне югалтты һәм эзләп т аба алмавын, тәгаен кайда икәнен ачыкламыйча күзәтеп булмавын әйтте. Шул хисне тоярга тырышып, 2 минут утырганнан соң, ул муен артында булып чыкты. Тик Алтынчәч аның нинди хис икәнен билгели алмады.
Хәбил: Курку.
Алтынчәч: Юк кебек *көлү*. Белмим, курку кебек түгел. Ә нишләп ул шундый? Шундый... кечкенә?
Хәбил: Башта көчле иде бит.
Алтынчәч: Ул миңа уңайсызлык тудырмый бит. Минем өчен курку ул – КУРКУ.
*10 секунд тынлык*
Белмим, бәлки мин курку турында башкача уйлыймдыр. Ягъни курку уңайсызлык тудыра торган әйбер булырга тиеш кебек.
Хәбил: Ул сиңа уңайсызлык китерә, үзең генә күрмисең. Дөресрәге, син аны күпмедер дәрәҗәдә күрәсең, ләкин күпчелек өлешең «болай да нормально бит» дип аны яшерә. Бу фраза консультация дәвамында берничә тапкыр яңгырады. Һәр юлы ул хисне акыл белән каплау кебек ишетелә иде.
Алтынчәч: Килешәм, әйе. Тик миңа калса, бу безнең исән калырга тырышуыбызның бер ысулы гына.
Хәбил: Сиңа исән калырга тырышырга кирәкме?
Алтынчәч: Ә кемгә кирәкми? Бу безнең табигатебез.
Моннан соң сөйләшү интеллектуаль мәйданга күчте. Фәлсәфә, гомумиләштерү, «бөтен кеше шулай»лар… Психолог моны туктатты.
Хәбил: Син көчле интеллектуаль мохиттә, хисләрне фәлсәфә аша аңларга тырышасың. Ләкин без хәзер аңларга түгел, тоярга тырышабыз.
Алтынчәч: Бәлки, сез әйткән курку белән мин уйлаган курку икесе ике төрле әйберләрдер. Минем өчен куркуга гына түгел, әле т агын күп әйбергә игътибар бирмәү – исән калырга ярдәм итә.
ЧОҢГЫЛ ҺӘМ САРЫ ЯКТЫЛЫК
Сеансның иң көчле өлеше визуаль образлар белән бәйле булды. Гомер буе ачылмаган ишек ачылса, мәшәкатьләр өстәлер һәм Алтынчәч «нормально бит» дип кенә хисләреннән кача алмас кебек.
Алтынчәч: Белмим, мин ул хискә әзерме икән. Әгәр әзер булсам, мин аны инде күптән эшләгән булыр идем. Минем бит хәзер үземнең эшлисе эшләрем бар. Әгәр ул хискә ирек бирсәм, бөтен ресурсларымны аның белән көрәшүгә бирәчәкмен...
Хәбил: Син тагын көрәш турында әйтәсең. Без икебез ике әйбер турында сөйлибез.
Бу урында минем тамакта төер барлыкка килде. Алтынчәч сөйләгән образлар минем үз халәтләремә бик охшаш иде. Куркынычсызлык бирә торган яктылык… һәм шул ук вакытта – чикләү.
Алтынчәч: Минем күзаллавымда курку белән көрәшергә кирәк.
Хәбил: Юк. Күз алдыңа китер, юк! Моңарчы ул куркуны «көрәшергә кирәк» дип бүлмәдә бикләп тотканда, аның белән көрәш алып бару кирәк булмаган. Синең өчен бәлки буш сүз булыр, ләкин син аның белән кызыксынып, контактка кереп кара. Ярты минут тынлыктан соң кыз ул хисне югалтуын әйтте. Ә аңа үзен шулай сакла у ошый, ул башкача булдыра алмый иде. Тик уңайсызлык тудырган хисне аңлатырга кирәк булды.
Хәбил: Аяк киеменә вак таш керсә дә, башка китереп суксалар да, эч авыртса да, т амак ачса да уңайсыз...
*10 секунд тынлык*
Алтынчәч: Бу шундый хис…
*көлә*
Тартмага тутырылган пружиналы уенчыклар бар бит әле, капкачын ачкач, эчендәге бөтен әйбер сикерә. Шуның шикеллерәк.
Хәбил: Җыелып торган әйберләр ачылды дип әйтәсең киләме?
Алтынчәч: Әйе.
Хәбил: Курку?
Алтынчәч: Шул исәптән. Чыгарга ирек бирмичә, бөтен хисләрне тоткарлап торган кебек.
Кызның күз кырыйлары кызарды, тавышы калтырана башлады. Елыйсы килә кебек, тик үзен тыя.
Хәбил: Синең «нормально бит» дип торучы өлешең тоткарлыймы? Син үзең җибәрергә әзерме соң?
Алтынчәч: Үз кушуым буенча җибәрә алмыйм сыман. Кайвакытта җибәрәм мин аны, фильм караганда, мәсәлән. Тотып тора алмый башлагач, ычкына.
Хәбил: Ә хәзер җибәрсәң, нәрсә була?
Алтынчәч: Белмим, минем баш мие, бәлки, хисси яктан үзе блок ясыйдыр, ләкин мин бу сорауга җавап таба алмыйм.
Хәбил: 2 секунд булса да уйладыңмы икән? Син бит сорау яңгырауга, җавап кайтарасың. Тынлыкта, үз-үзең белән калып, шул сорауны биреп тор. Нәрсә була? Беренче башыңа килгән җавапны әйтерсең.
*1 минут тынлык*
Алтынчәч: Беренче килгән җавап – мин контрольне һәм эшкә яраклылыгымны күпмедер вакытка югалтам, чөнки көчсез булам.
Хәбил: Көчсез булсаң, нәрсә була?
Алтынчәч: Көчсез булу – үлү кебек, нәтиҗәдә исән кала алмау шикелле.
Хәбил: Бу консультация вакытында әз генә көчсез булып алсаң?
Алтынчәч: Ул бит әзгә генә булмый. Әгәр ул тартманы ачсаң, уенчыклар сикереп чыгачак һәм мин аларны җыя алмам төсле.
Хәбил: Бу бик әйбәт булыр иде, ләкин син булдыра алмаячаксың. Хәтта хәзер тырышып карасаң да, ишекнең теге ягына чыкк ач, ә бәлки, өеңә кайткач, син аны кире ябып куячаксың. Консультация вакытына гына көчсез булып алсаң, нәрсә була? Көчсез булу нәрсәсе белән куркыныч?
*1 минут тынлык*
Алтынчәч: Мин үземә ул сорауны биргәч, нигәдер акыл белән җавап бирәм *көлә*. Баш мие: «Син бит көчсез түгел», – диде.
Алтынчәч, күзләрен йомып, эчке дөньясында барган хәрәкәтләрне тасвирлый башлады. Хатирәләрдә казына торгач, Алтынчәч «үзенә суырып алырга теләгән караңгы чоңгыл» турында әйтте. Бу хис аңа таныш иде. Ә визуаль образ итеп сурәтләгәндә, ул чоңгыл – караңгы, ә үзе басып торган урын – кулларга охшаган сары яктылык.
Хәбил: Хисләрең сине хәзер шул чоңгылга төшереп җибәрәме?
Алтынчәч: Баш мие белән каршы тормаска тырышам, үз-үземә миңа берни булмаячагын искәртеп торам. Бәлки, кайдадыр мин контрольдә тотмаган әйбер каршы торадыр.
*10 секунд тынлык*
Мин шул чоңгылга төшеп китәргә тырышам. *20 секунд тынлык* Нигәдер килеп чыкмый. *30 секунд тынлык* Мин бу чоңгылга аркам белән борылып төшеп карыйм, ә ул мине кисәк кире күтәрә. Бик сәер хис. Портал кебек ул.
Алтынчәчнең тагын тавышы калтырый башлады, паузалар шуңа барлыкка килде бугай. Тик әле дә үзен нык тота. 2 минутка кабат үз-үзе белән калды. Бу инде мөһим борылыш иде. Яктылык белән караңгылык арасында сугыш түгел, ә сөйләшү барлыкка килде. Ә минем өчен бу образлар гади психологик схемадан зуррак нәрсә булды…
Язманың дәвамын «Идел»нең март санында укыгыз.
*клиентның исеме һәм аны таныта торган фактлар үзгәртелгән.
Нет комментариев