«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Тәҗрибә

Гардероб: яңача стильләштерергә өйрәнәбез

Киемгә бәйле ике ялгыш уй бар: кайчак кием артык күп кебек тоела, кайчак кием бөтенләй юк сыман.

Бу ешрак киемне гел бер үк киштәдән алуыбызга бәйле. Ул арада башка киемнәр үз чиратын көтеп, кайдадыр эленеп торуын дәвам итә. Үз гардеробыңны мөстәкыйль рәвештә сүтеп-җыярга һәм зәвыклы образлар ясарга өйрәнер өчен, стилист Динара Галимова белән сөйләштек.

АРАЛАУ

Иң беренче эш итеп шкафтагы бар киемне тартып чыгарып, төркемлибез: чалбарны-чалбарга, күлмәкне-күлмәккә. Болай эшләп, без нинди төр киемнәрнең артык күп, ә ниндиләренең җитмәвен күрә алабыз.

АНАЛИЗ

Үзегезнең күбрәк нинди стильгә тартылуыгызны билгеләгез. Әгәр киемнәрегез арасында кайсыларыдыр бу стильгә туры килми икән, аны калдырырга кирәкми.

БАЗА ТУПЛЫЙБЫЗ

«Үз гардеробыбыз нигезен билгеләгәндә, шәхси ихтыяҗларыбыз һәм яшәү рәвешебезне исәпкә алырга тиешбез. Әгәр сез өйдә эшлисез һәм көн саен этегез белән урамга йөрергә чыгасыз икән, гардеробның 80 проценты – уңайлы, 20се – «бәйрәмчә» булырга тиеш. Әгәр сез турыдан-туры кешеләр белән эшлисез һәм эшегездә тышкы кыяфәтегез мөһим роль уйный икән, сезнең киемнәрегезнең 80 проценты классик һәм акцентлы әйберләрдән торырга тиеш».

ГАРДЕРОБТА НИЛӘР БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ:

1. Нык бөтерчекләнгән, җиңнәре сузылып беткән киемнәр һәм иске, рәвеше югалган аяк киемнәре. Сумка һәм бизәнү әйберләренә аеруча игътибар итәргә кирәк – алар кырылган, ертылган булырга тиеш түгел.

2. Стилистика ягыннан искергән киемнәр: зәвыгын югалткан чәчәкле бизәкләр, зур булып кычкырып торган логотиплар.

«Еш кына кызлар кайбер киемнәр гардеробта мәңге яши ала дигән ялгыш фикер белән йөри. Әмма мәңгелек әйберләр юк»

3. Буй-сыныгызга килешмәгән киемнәр.

4. Сезнең шәхесегезгә туры килмәгән киемнәрдән баш тартабыз. Хисләнеп китеп алган күлмәкне «бер киярменн әле» дип кенә саклап тотудан мәгънә юк.

МИНИМАЛИЗМНЫ ТӨСЛӘР ҺӘМ АКЦЕНТЛАР БЕЛӘН БӘЙЛӘҮ

Көндәлек киемнәрне стилизацияләүнең иң гади ысулы – гардеробка ниндидер төс өстәү. Быел, мисал өчен, кызыл, зәңгәрсу, йомшак сары, яшел төсләр актуаль.

«Ачык төстәге кедалар сезнең образны яңартып, “яшәртеп” җибәрә ала. Йонлы, ачык төстәге свитерны исә ияләшелгән соры чалбар белән кияргә була».

Стилизациянең икенче ысулы – катлауландыру. Әгәр гардеробта гади киемнәр артык күп булып, образлар төссез күренә икән, катлылык, яки баска, муенса, кызыклы формадагы сумка кебек аксессуарлар өстәргә була.

Чираттагы тренд – миди итәк. Хәзер иркен фасонлы, челтәр белән баетылган миди итәкләр актуаль.

Тагын бер тренд – төс.

«Озын соры кыштан соң күзләр якты төсләрне сагына башлый. Кыюраклар портрет өлешенә ачык төсләр өстәсә, тыныч холыклылар ачык төстәге бизәнү әйберләре, аяк киемнәрен сайлый ала».

Автор: Адилә Балькаева

Тәрҗемә: Гүзәл Закирова

Язманы тулысынча «Идел»нең апрель санында укыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое