«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Тәҗрибә

Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган җырга аккордлар

Язучының шигырьләре тулы мәхәббәт һәм яз. Ул беркайчан да җыр булсын дип махсус язмаган, ләкин ахыр чиктә аның сүзләренә язылган җырлар шактый популяр булып киткән.

Легендар җырларның аккордларын музыкант Азат Гыйльметдин табарга ярдәм итте. Җыр язылу тарихы турында Рәдиф абыйның үзеннән сораштык.

«Безнең җыр»

Сара Садыйкова көе

Бу җыр 90 елларда, иреклек җилләре искәндә язылды. Сара Садыйкова җыр язам дигәч, язып бирдем. Моңа хәтле алай булганын хәтерләмим, Сара апа үзенчә ишетеп, строфаларын үзгәрткән икән. Җырны Зөһрә Сәхәбиева, Зилә Сөнгатуллиналар башкарды. Аннан «Ак калфак» оешмасы барлыкка килеп, алар җырлый башлады.

Em D C H
Ул аклык, ул сафлык турындадыр.
Em C Am Em
Гаҗәпмени өзми кабатласак?
G Am Em H
Бәлки ул тик безнең, безнең җырдыр?
G Am Hm Em
Ул – безнең якты моңдыр!
C Am H Em Am C
Ничә мыскал энҗең, әй ак калфак?
G C G F H E m
И – и – и – их, мәңге ак к алсак!
C Am H Em Am C
Ничә мыскал энҗең, әй ак калфак?
G C G F H Em
И – и – и – их, мәңге ак к алсак!
Em D C H
Ул вәгъдә, ул сөю турындадыр,
Em C Am Em
Ул – яшьлектер безнең, гел җырласак?
G Am E m H
Бездән соң да кемдер аны җырлар,
G Am Hm Em
Без янган кебек янар!
C Am H Em Am C
Ничә мыскал энҗең, әй ак калфак?
G C G F H Em
И – и – и – их, мәңге ак к алсак!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое