Узган ел азагында Казанда беренче мәртәбә «Хәреф» татар китап сәнгате һәм басма графикасына багышланган иҗат лабораториясе узды.
Лабораторияне рәссам һәм иллюстратор Гүзәл Гарипова җитәкләде.
Лаборатория катнашучыларын ике көн дәвамында Мәскәүдәге Борис Трофимов остаханәсе дизайнерлары Наталья Тихонова һәм Валентина Ерофеева укытты. Катнашучылар басма графика техникасы белән танышты һәм әлеге техника ярдәмендә үзләрнең график китапларын булдырды.
Лаборатория кысаларында барлыкка килгән эшләр сәнгатькә икенче яктан карарга мөмкинлек бирә. Кайчакта иҗат формасы яңа төрле мәгънәләргә этәргеч була ала, ягъни иҗат итәр өчен әйтәсе фикер булуы мәҗбүри түгел – идея иҗат процессы вакытында яки тамашачы карашында да туарга мөмкин.
Лаборатория Татар китабы йортында Милли музей инициативасы белән тормышка ашырылды. Лабораториянең нәтиҗәсен фотоларда күрсәтергә булдык. Фотолар өчен Миләүшә Җәббаровага рәхмәт.
Гөлнара Низамиева фотолары
Нет комментариев