Карбыз һәрвакытта да организм өчен файдалы булмаска мөмкин. Табиблар кемнәргә карбыз ашарга киңәш итми?
Карбыз – җәйге эсседә сусауны баса торган тәмле ризык кына түгел, ә иммунитетны ныгытуга ярдәм итүче файдалы җимеш тә. Аның составында С витамины һәм В төркеме витаминнары бар. Алар организмның табигый саклану көчләрен активлаштырырга ярдәм итә.
- икенче типтагы шикәр диабеты;
- панкреатит;
- колит;
- ашказаны җәрәхәте;
- кислоталылыгы югары булган гастрит;
- йөрәк җитешсезлеге.
Белгечләр карбыз ашаганда аеруча сак булырга киңәш итә. Тәүлегенә 100–200 грамм белән чикләнергә кирәк. Табиблар шулай ук түбәндәге очракларда карбыз ашамаска киңәш итә:
* Фруктозаны үзләштерә алмаганда – карбыз күңел болгануга, эчтә газ җыелуга һәм эч китүгә китерергә мөмкин.
* Бөер авырулары вакытында – составында су күп булу бәвел бүлеп чыгару системасына өстәмә йөкләнеш тудыра.
* Өч яшькә кадәрге балаларга – аларның ашказаны-эчәк системасы әле шикәр һәм клетчатканың мондый күләмен эшкәртергә әзер түгел. Моннан тыш, карбыз еш кына аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Нет комментариев