«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Аннан-моннан

Тараканнан котылу өчен 3 ысул

Тараканнардан куркасызмы һәм алардан ничек котылырга белмисезме? - сезгә тараканнан котылу өчен 3 ысул китерәбез!

Тараканнарга каршы көрәшүче белгечләр даими рәвештә агулау чараларын алмаштырып тора, чөнки алар агулауга бик тиз ияләшә. Менә сезгә дә берничә ысул – кулланыгыз.

Гади капкын

Әгәр дә тараканнар бик күп күләмдә таралып өлгермәгән икән, гади ысул кулланырга була. Моның өчен кибеттән әзер җилем алырга яисә капкынны үзегезгә ясарга мөмкин.
Банканың төбенә шикәр, печенье, бал, җиләк-җимеш кебек баллы әйберләр салырга, ә банканың эчке ягын үсемлек мае белән сыларга. Тараканнар искә килеп, банкага төшәчәк, әмма майлы булганга күрә аннан чыга алмаячак.
Моннан тыш катыргының кырыйларына ике яклы скотч ябыштырырга, ә уртасына шулай ук хуш ис чыгара торган татлы ризыклар куярга була. Тараканнар искә килеп, ябышып калачак. Тик бөҗәкләргә дигән “тәмле”ләрне 2-3 көн саен алыштырырга онытмагыз, чөнки аларның исе очып бетәчәк.

Бор кислотасы 

Бор кислотасын куллану – бөҗәкләргә каршы көрәшүдә иң нәтиҗәле ысулларның берсе. Ул агуларга иммунитеты барлыкка килә торган бөҗәкләрне дә юк итәргә сәләтле. Башка агуларга караганда, бор кислотасы тараканнарның нерв системасына тәэсир итми, ә ашкайнату системасын тарката.
Бор кислотасы даруханәләрдә сатыла һәм кыйммәт тә тормый. Тараканнарга каршы көрәшкәндә аның порошок төрендәгесен алырга киңәш ителә.
Кислотаны плинтусларга, тараканнар йөри торган башка өслекләргә сөртергә кирәк. Тараканнар өчен “капкын” ясау да нәтиҗәсен бирәчәк. Моның өчен берничә йомырка сарысына бор кислотасы кушып, болгатырга һәм кечкенә шарчыклар ясап, тараканнар йөри торган урыннарга куярга.
Шарчыклар тараканнарны җәлеп итсен өчен ванилин, шикәр пудрасы, крахмал, он кушарга да мөмкин. Тараканнарның ис сизү органнары бик зур үсеш алган. “Капкын”ның исе никадәр тәмлерәк, хуш ислерәк булса, бөҗәкләрне җәлеп итү дә җиңелрәк булачак. 
Бор кислотасы зур булмаган күләмдә кулланганда кешеләргә дә, йорт хайваннарына да зыяын китерми. Әмма аның белән эшләгәндә резин пирчәткә кию киңәш ителә.

Туңдыру

Бөҗәкләргә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – ул салкын. Барлык бөҗәкләр кебек үк тараканнар да салкыннан курка, чөнки эчке җылылыкларын саклый алмый. Шуңа да температура 5 градуска төшкәч алар үлә башлый. Ә аларның йомыркалары да бетсен өчен бүлмәдә температура “минус” булырга тиеш.
Бу ысулны инде башкаларыннан файда булмаганда кулланалар. Моның өчен тәрәзәләрне ачарга, җылылыкны сүндерергә кирәк. Шкафларыгызның ишекләрен дә ачып куярга онытмагыз. Бүлмә кимендә салкын килеш 4 сәгать торырга тиеш.

чыганак: «Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое