«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанның Милли музее Казан җәмәгать туклануы тарихы турында күргәзмә тәкъдим итәчәк

20 августта Кремль урамындагы 2нче йортта урнашкан музейда «Казан чиксез» циклыннан «Казанның гастрономик елъязмасы» дип аталган күргәзмә ачылачак.

Күргәзмә Казан җәмәгать туклануының күпгасырлык тарихын берләштереп күрсәтәчәк.

Җәмәгать туклануы – социомәдәни хезмәттәшлекнең мөһим элементы: очрашу урыны, ял итү формасы; анда ризык – аны сайлау, ашату һәм ашау кагыйдәләре аша традицияләр, нормалар һәм локаль тәңгәллек тапшырыла. «Казанның гастрономик елъязмасы» күргәзмә проекты Казандагы оешмаларның туклану традицияләренең һәм форматларының гасырлар дәвамында ничек үзгәрүен күрсәтә.

Экспозициядә ТР Милли музее фондларыннан 150 дән артык әйбер тәкъдим ителәчәк: Идел буе Болгары чоры савытларыннан һәм 1920 еллардагы агитация фарфорыннан алып XIX гасыр трактирындагы стена сәгатьләренә кадәр; төрле чор менюлары, «Татар кулинариясе йорты»ннан әйберләр. Бу елъязма шәһәр тарихын бер-бер артлы даталар итеп түгел, ә бәлки тере, үзгәрүчән табын традициясе итеп күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Казан җәмәгать туклануның барлыкка килүе шәһәр тарихы белән бәйле. Болгар чорында ук кәрван‑сарайлар – кунак йортлары мөһим роль уйнаган, анда сәүдәгәрләр һәм сәяхәтчеләр ял итә, ашый алган. Соңрак Казанда кабаклар, трактирлар, кухмистерлар һәм ашханәләр пәйда була — алар шәһәрнең төрле катламнарын колачлый: гади кешеләр «ашау рәтләрендә» туклыклы ризык табалар, ә бай сәүдәгәрләр тантаналы сервировка һәм ашыкмыйча гына озакка сузылган төшке ашларны өстен күрәләр.
Совет дәүләте барлыкка килгән вакытта шәхси табыннарга һәм шәхси оешмаларга алмашка күмәк туклану системасы килергә тиеш булган, аның нигезен фабрикалар‑кухнялар һәм ашханәләр тәшкил иткән. Бу система «яңа совет кешесе»  идеалын гәүдәләндерә һәм йорт-коммуналар һәм коллектив тормыш рәвеше концепциясенә органик рәвештә туры килә. Җәмәгать туклануың тулыландырырга гына түгел, ә традицион гаилә табыннарын тулысынча алыштырырга, бөтен совет җәмгыяте өчен бердәм туклану стандартын  формалаштырырга тиеш була.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое