Җир шарында 300 мең ел яшәп тә без дөнья төзелеше һәм кешелек турында шундый әз беләбез.
Заманча технологияләр җирдәге барлык тереклек ияләренең ата-бабалары уртак булганлыгын ачыкларга ярдәм итте.
Кайберәүләр моның турында изге китапларда язылган бит дияр. Коръәндә , Тәүраттә , мәсәлән, барлык кешеләр бертуганнар – аларның ата-аналары Адәм белән Хәүва дигән. Ә менә фән бу турыда ни уйлый? Адәм белән Хәүва чынлыкта да булганмы? Булса, алар кайда һәм кайчан яшәгән?
Бу сорауларга җавапны КФУның биология фәннәре кандидаты, доцент Хәертдинов Наил Назим улы белән ачыкларга тырыштык.
Нәрсә ул митохондрия?
Күптән түгел интернетта һәм сары журнал битләрендә «Галимнәр Адәм белән Хәүва булганлыгын дәлилләгән» дигән баш исемнәр күренгәләде. Асылда бу мәкаләләр дөреслектән шактый ерак. Әлеге буталчыклар галимнәрнең «митохондриаль Хәүва» терминын кулланулары нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Митохондрия ул – күзәнәкнең бер өлеше. Аның рәсеме мәктәпнең 8 сыйныф биология дәреслегендә бар. Митохондриянең төп эше – АТФ (аденозинтрифосфат) молекуласын синтезлау. Безнең күзәнәкләр, ә нәтиҗәдә без үзебез, яшәү өчен энергияне АТФ молекуласыннан алабыз. Ул безгә ашаган ризыкны, сулаган һаваны эшкәртү өчен кирәк. Без АТФсыз, димәк, митохондриясез яши алмыйбыз. Моннан кала, митохондрия җир шарында тереклек барлыкка килүдә зур рольләрнең берсен үтәгән дип санала.
Күзәнәктә митохондрия барлыгы XIX гасырда гына ачыклана. Күзәнәкнең митохондриясендә дә ДНК бар һәм ул төш ДНКсы белән тәңгәл килми.
Күзәнәк төше ДНКсыннан аермалы буларак, митохондрия ДНКсы бары тик анадан балага гына, ягъни хатын-кызлар буыны аша гына күчә.
Хәзер җирдә яшәүче кешеләрнең митохондрия ДНКсы бер үк. Ягъни, кайчандыр дөньяда барыбызның да туганы булган бер хатын-кыз яшәгән. Менә шул хатын-кызны галимнәр «митохондриаль Хәүва» диләр дә инде.
Димәк, Хәүва чыннан да булган?
Узган гасырда яшәгән галим Алан Вильсон молекуляр биология ярдәмендә кеше эволюциясенә кагылышлы тикшеренүләр үткәргән. Нәтиҗәдә, «митохондрияле Хәүва» турындагы теория барлыкка килгән.
Бу теория буенча, җир шарында яшәүче барлык кешеләрнең дә аналары ягыннан борынгы әбиләре булган. Ул Африкада якынча 140-200 мең ел элек яшәгән булырга тиеш дип исәпләнелә (яшәү вакыты төгәл билгеләнми).
Ләкин бу Хәүва дини текстларда сурәтләнгән Хәүва белән тәңгәл түгел, чөнки ул яшәгән чорда башка хатын-кызлар да булган. Бары тик калган «Хәүваларның» кыз балалары тумый калган. Ә безнең «Хәүва»ның киләчәк буынында һәрдаим хатын-кызлар булган, шул рәвешле митохондрия күчерү җебе өзелмәгән.
Ә Адәм булганмы?
Әгәр хатын-кыз буыннары җебен митохондрия хромосомасы аша суза алсак, ир-атларныкын Y-хромосома аша күзәтеп була. Y-хромосома атадан ир балага гына күчә торган ген, шулай Y-хромосомалы Адәмне эзләп карый алабыз.
Митохондриядәге кебек үк, Y-хромосомада да мутацияләр булырга мөмкин, алар нәселдән нәселгә күчә һәм паспорттагы штамплар сериясе сыман кешенең маркеры булып тора. Генетик тест ясаганда шул мутацияләргә карап туганлык җепләре билгеләнә.
Галимнәр Y-хромосомалы Адәмнең Африкада якынча 60 мең ел элек яшәгәнен ачыклаганнар. Y-хромосомалы Адәм генетикадан алынган төшенчә, ул хәзерге вакытта яшәүче барлык кешеләрнең ир-атлар нәселе буенча якын уртак ата бабасы булуын аңлата.
Әмма геннар бик катлаулы нәрсә. Канар утрауларына XV гасырда испан яулап алучылары килгән. Моңа хәтле анда Гуанчи атамалы халык яшәгән. Испаннар Гуанчиларның ирләрен кырып бетергән, ә хатын-кызларын хатынлыкка алган. Шулай итеп, ул җирлектә яшәүче кешеләрдә испаннарга хас геннар барлыкка килгән һәм Гунчи ирләре йөрткән Y-хромосомасы исә, гомумән, юкка чыккан. Шул ук вакытта митохондриаль геннар ягыннан караганда, ул җирлектә Гуанчи геннары гына бар.
Шуны да истә тотарга кирәк, эволюция барышында планетабызда төрле катаклизмнар булып торган. Кайберләре вакытында җирдә яшәүче барлык организмнарның нибары 40% гына исән кала алган. Биологлар бөтен җир шарындагы кешеләр саны 10 меңгә хәтле азайган вакытны да билгели. Үрнәк өчен хәзер җир шарында 8 миллиард кеше яши, ә татарларның саны 6 миллион дип исәпләнә.
Шулай итеп митохондрия ДНКсы hәм Y-хромосомасының башка вариантлары безнең нәселдә сакланмаганлыгы һәм безнең бер-беребезгә ахыр чиктә туган булып чыгуыбыз могҗиза түгел.
Изге язмаларда Адәм белән Хәүва кешелекнең ата бабалары диелгән, әмма фән моны әлегә хәтле раслый алмый. Тәгаен шунысы гына билгеле, беренче ата-аналарыбыз без күз алдына китергән кебек кеше формасында булмаган.
Ә митохондрияль Хәүва белән Y-хромосомалы Адәмгә килгәндә, алар аерым шәхесләр түгел, ә фәнни абстракция, популяциянең билгеләре (бу очракта Y-хромосома һәм митохондрия варианты) чыганагы. Икенчедән, фәнни яктан митохондриаль Хәүва һәм Y-хромосомалы Адәм – Homo sapiens төре кыяфәтендә инде шактый яшәгәннән соң барлыкка килгән генетик вариантлар.
Ягъни Y-хромосомалы Адәм дә, митохондриаль Хәүва да нәсел башындагы беренче һәм бердәнбер кешеләр булмаган. Бу бары тик хәзерге вакытта яшәүче барлык кешелек өчен уртак булган ата-бабаларның аллегорик исеме генә, аларның бер өлешен геннарда язылган мәгълүмат рәвешендә үз күзәнәкләребездә йөртәбез. Шуңа да карамастан, бер хакыйкатьне фән дә дәлилли – без чыннан да бер-беребезнең ерак туганнары.
Нет комментариев