«Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесенең гомуми приз фонды — 1 600 000 сум.
«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Төп максат – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру.
Моның өчен 2025 елның 15 августына кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк.
Конкурсның нигезләмәсе һәм шартлары белән тулырак биредә танышырга мөмкин.
Нет комментариев