«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татар гаиләләренә багышланган «Мәхәббәт» комиксын тәкъдим итәчәкләр

28 июнь 15.00 дә Милли китапханәнең күргәзмә залында «Мәхәббәт» комиксын тәкъдим итү чарасы була.

Очрашуда рәссамнар Юлия Галиәкбәрова һәм Фәйрүзә Латыйфуллина, этнограф Динә Гатина-Шәфыйкова, Нөнәгәр авылында Кәшифә Тумашевы музеен ачып җибәрүче Рәйсә Хәбибуллина катнашалар.

«Казан хикәяләре» белән «Татар хатын-кызлары» җыентыгыннан соң «Мәхәббәт» исемле комиксларга чират җитте. Дүрт гаилә, дүрт хикәя, татар телендә. Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспринский — нәширләр, мөхәррирләр, журналистлар, Россиядә мөселманнар өчен газета чыгаручылар. Фатиха белән Сөләйман Аитовлар — хатын-кызлар өчен мәктәп ачучылар. Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар — театр режиссерлары. Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскарова — шагыйрь һәм актриса.

Теркәлү 


 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое