28 июнь көнне Казан шәһәрендә «Знай, люби, гордись, приумножай» концепциясендә масштаблы яшьләр бәйрәме үтәчәк.
Чара ике локациядә – «УРАМ» экстрим-паркы (10:00 сәгатьтә башлана) һәм Горький паркы территориясендә (22:00‑гә кадәр дәвам итәчәк) оештырыла.
Программада:
«Знай» (лекцияләр, финанс грамотасы, тикшеренү, киберкуркынычсызлык, психолог, ВУЗ җитәкчеләре белән очрашу, белем бирү оешмалары күргәзмәсе)
- «Люби» (арт‑зоналар, мастер-класслар, экстрим-спорт бәйгеләре: скейт, BMX, MTB, роллер, воркаут, паркур, спорт конкурсы)
- «Гордись» (сценарий конкурслары, грант җиңүчеләрен бүләкләү, Татарстан сәнәгате күргәзмәсе, милли сәнгать остаханәләре, мәгълмати мәйданчыклар)
- «Приумножай» (карьера мөмкинлекләре: панель дискуссияләр, эш бирүчеләр маркеты, хай‑тек контент зонасы, тармаклардан тәҗрибә алмашу)
Шулай ук форумда яшь журналистлар, продюсерлар, блогерлар, яшь проект лидерлары, карьер-консультация бирү урыннары катнаша.
Хедлайнер буларак җырчы Дора чыгыш ясаячак. Моннан тыш, төнге концертта актив артистлар чыгышы да булачак.
Барлык чаралар бушлай, тик алдан теркәлү мәҗбүри. Керү, программа, башка яңалыклар – «День молодёжи | Татарстан» Telegram‑каналында.
Проект «Росмолодёжь» федераль агентлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Яшьләр министрлыгы ярдәме белән, «Лето в Татарстане» киң масштаблы яшьләр программасы кысаларында уза.
Нет комментариев