Рузалия Шакирова хикәясе.
Бу хикәямне авылымның иң гүзәл йортларының берсендә тормыш иткән
һәм бүгенге көндә фани дөньяны калдырып киткән
ике игезәк Фоат һәм Фаиз абыйларның якты истәлегенә багышлыйм.
Июльнең чалт иткән кояшлы иртәсе иде. Урамда челлә, шуңа да авыл кешеләре әтәчләр уянганчы ук торып, каралты-курада вак-төяк эшләрен тәмамлап, әбәт тирәләренә инде әлсерәп, өйләренә кача башлый. Йорт эчендә дә артык тик ятып булмый: адым саен эш. Авыл кешесе хәрәкәт юклыктан интегүнең ни икәнен белми. Шәһәрдә генә син гәүдәңне кая куярга белмичә аңгыраеп йөрисең. Эчеңә тулган энергияңне, дәртеңне, дәрманыңны сеңдереп алырлык эш, агым юк шул анда. Ритм башка.
Мин боларны кечкенә булсам да яхшы беләм. Шәһәрдә тудым, әмма җәй саен авылга, әби-бабай янына өч айга диярлек ялга кайтам. Авылым, Чулманның Иж белән кушылган бик матур урынында, каенлыклы, имәнлекле гүзәл җирдә урнашкан. Мондагы халык башка дөньядан читтәрәк яши, чөнки авыл шәһәрләрдән ерак, машинада ким дигәндә сәгать ярым чаптырасы. Шулай үз көнен үзе күреп, гөрләп яшәп ята бирә авыл халкы.
Авылга кайтып тору – ял, имеш! Балаларга гына ял инде ул, Зифа әбием белән Зиннәтулла бабаем ялны белмиләр дә. Аларның тормыш рәвеше яшәгән җирләреннән көч алып, армый-талмый хезмәт белән янәшә яшәүгә корылган. Мин кайвакыт ничек бу ике кечкенә генә, бөкре карт кеше бөтен хуҗалыкны алып бара ала икән, дип уйланып алам. Бәлки, аларның яшерен дуслары-булышчылары бардыр? Я инде аларның куллары, аяклары, күзләре ике пар гына түгелдер, кирәк чакта алар күбрәк өлгерер, тизрәк чабар, үткенрәк күрер өчен өстәмә куллар, аяклар, күзләр кияләрдер?..
Менә шундый челләле көннәрнең берсендә, Упкан күлдән балык тотып кайтышлый, чия урларга дип күршеләрнең бакчасына койма аша ялт кына сикереп кердем. Үзебездә чия агачы юк. Алмалар да әле өлгермәгән. Ә тамак ач! Ә канда шуклык эшлисе килү теләге дөрли! Чияләр шундый татлы, зур, күз явын алырлык! Түзеп торырлык түгел.
Мин «басарга» кергән йортны безнең авылда торучылар да мактап сөйли, кунакка кайтучылар да игътибарсыз калдырмый. Чөнки ул искиткеч матур һәм зур! Аның ишегалды икегә бүленгән. Бер өлешендә – зур алмагач бакчасы. Ул бакчада әллә ничә төрле алма агачлары. Алар көз саен зур-зур, сусыл алмалар бирә. Башка кешеләрдә минем ул кадәр киң, йөреп бетермәслек ишегалды күргәнем дә юк. Йорт тәрәзәсенең йөзлекләре хасиятләп акка буялган, уеп ясалган алсу, сары чәчәкләр белән бизәлгән.
Бу йортның хуҗалары да гади авыл кешеләренә охшамаган. Анда ике игезәк яши. Олыгайгач, мәркәздән туган авылларына күченеп кайтканнар. Бик укымышлы, итагатьле, көләч йөзле бу ике ир (Казанда торгангамы, яшь чакларында мөгаллим булып эшләгәнгәме) үтүкләнгән күлмәк өстеннән киелгән кәчтүм-чалбарсыз урамга да чыкмыйлар иде. Адымнары нык, буйлары төз, йөзләрендә – елмаю. Минем аларны аерым-аерым очратканым да булмады. Әйтерсең, алар һаман да әниләренең карынындагы кебек, бер берсеннән еракка китә алмыйлар, гел бергә йөриләр.
Минем аларга кунакка керергә ниятем күптән бар иде инде. Менә, ниһаять, мин монда, гәрчә мине чакырмасалар да. Хәзер тиз генә бер уч чия җыям да таям. Хуҗалар өйләрендәге эшләр белән мәшгуль булырга тиеш, тәрәзәләр бакча ягына карамый, шуңа да планымның килеп чыгуында бер шик тә юк.
Әмма барысы да мин уйлаганча килеп чыкмады. Ишегалдының икенче башында бәрәңге бакчасына алып чыга торган капка янындагы зур агач мичкәне күргәч, чия җыярга дип үрелгән кулымның нигә сузылганын онытып, катып калдым. Ул мичкә гадәти зурлыкта түгел, алып мичкәсен хәтерләтә иде: эченә кимендә җиде кеше сыяр! Зурлыгыннан кала, мине ул мичкәдән кисәк кенә чыга башлаган төтенме, пармы шаккаттырды: әйтерсең, бу мичкә түгел, ә мунча. Әмма ул берничек тә мунча була алмый – мунча мичкәгә капма-каршы якта урнашкан.
Абау! Кинәт мичкәнең ишеге ачылды һәм аның эченнән пар бөркелде. Пар таралды, аның урынына хуҗаларның берсе пәйда булды. Бетте баш! Алар мине яхшы беләләр, чит кеше бакчасыннан чия урлашып йөрүемне бабайга әйтсәләр, миңа эләгәчәк... Шым булдым, агач артына постым. Ә абзый, бернинди дә сәер нәрсә булмагандай, тыныч кына бакча капкасына таба борылды һәм, аны ипләп кенә ачып, бакчага чыгып китте. Фух, минәйтәм... Ашыга-ашыга авызыма чия тутыра башладым. Ул арада теге мичкә тагын төтенли, ухылдый башлады. Бу күренеш әкияттәге Убырлы карчык өенең биегәнен, сикергәнен хәтерләтә иде. Пар мичкәнең торбасыннан гына түгел, бөтен ярыкларыннан чыга, ул менә-менә шартлыйм дип тора, кабара, шыгырдый... Янәдән ишек ачыла, янәдән парга төренеп, зур агач мичкә йорттан игезәкләрнең берсе чыга. Нишлиләр алар икәүләп аның эчендә? Бәлки берәр фәнни тәҗрибә ясыйлардыр? Аларның берсе профессор да әле, гомере буе студентлар укыткан. Укыган кеше – чукынган кеше, ди, ниләр эшләмәс Казан кешесе... Карап торам. Монысында инде мине күрүләреннән ул кадәр курыкмыйм да кебек. Монда нәрсәләр майтарылганын белергә теләвем, кызыксынуым куркудан өстенрәк. Күрше абзые мине күрсен дә, миңа бу тылсымлы мичкә турында сөйләсен иде дип телим хәтта эчтән генә. Әмма юкка. Бу юлы да мичкә кешесе миңа бер бөртек тә игътибар бирмичә, йорт янындагы эскәмиягә менеп утырган чиләкләрне ала да, еракта булмаган су колонкасына чыгып китә. Йөрешләре, күзләре кешенеке кебек түгел, ниндидер әкрен, җансыз, әйтерсең, аның миендә бер генә максат – су алып кайту. Дөньядагы башка мәшәкатьләр дә, шатлыклар да, борчулар да уратып узган күзләр генә шундый төссез буладыр. Хәрәкәтләре дә исән кешенеке кебек түгел, әллә нинди, артык төгәлме шунда…
Ә аннан соң булган хәлләрне кыскача гына сөйлим. Мин өйгә көч-хәл белән кичкә таба гына кайтып җиттем. Агач төбендә төн үткәреп булмаячагын аңлап, чыгып тайганмындыр, күрәсең. Әбием мине югалткан, борчылып беткән. «Суга баткансың дип уйладым, әллә нәрсәләр килде башка, кайларда йөрисең?» – дип, мине әрләде дә, шундук кочаклап та алды. «Нәрсә булды, нишләп бу кадәр озак югалып йөрдең? Йөзеңә карарлык түгел, агарынгансың!» – ди. Ә мин нәрсә әйтергә дә белмичә тик басып торам. Чөнки күргәннәремне сөйләсәм, бер кеше дә ышанмаячагын аңлыйм.
Мичкә эченнән икенче игезәк чыккач, мин, хуҗалыкта үзем генә калдым дип, кыюланып, җиңел сулап, агачка сөялеп, ашыкмый гына җыйган чияләремне ашый башладым. Берничә минуттан соң, мичкә, мине утырган җиремнән сикереп торырга мәҗбүр итеп, янәдән җанланды. Парга төренеп, агач йорттан инде чыгарга җитешкән ике игезәккә охшаган өченче кешене күрүгә ике күзем дүрт булды. Аның артыннан дүртенче, бишенче, алтынчы, унынчы... игезәк чыкты. Аларның санын якынча гына әйтә алам, чөнки мин аларны саный-саный буталып беттем, бөтен тәнемне салкын тир бөртекләре каплады, мин бер туңдым, бер кызыштым, ни качарга, ни калырга белмичә, шул каһәр суккан чия агачы янында посып торуымны белдем.
Мичкәдән чыкканнарның берсе дә мине күрмәде. Аларның башларында бары тик үз вазифаларын төгәл үтәү генә иде кебек. Берсе дә эшсез тормый, «туу» белән нәрсәдер эшләргә тотына: кемдер бакча утарга керешә, кемдер себеркесе белән ишегалдын вак-вак чүпләрдән арындыра, кемдер йорт эчендәге эшләрне бетерергә дип, өйгә таба юнәлә.
Мин әле иртән генә «Авыл кешесе ничек шулай өлгер була ала икән?» дигән соравыма шулай тиз җавап таба алырмын дип уйламаган идем. Бабамның гаражында да зур гына агач тартма тора, ә эчендә нәрсә икән дип, кызыксынганым юк. Бабай да ул тирәдә буталганымны бик өнәп бетерми. Ул тартманы берәр көнне чамалап кына кереп карарга кирәк әле! Ә хәзер булган хәлләр ач карынга күземә генә күренгәндер дип уйлый башлаганчы, йокларга ятарга вакыт. Әле кимендә тагын бер атна челләле көннәр көтелә, кояш иртән-иртүк йокы бирмичә сикереп торгызачак.
Нет комментариев