«Идел»нең апрель санында чыккан язманы урнаштырабыз.
Җир шарыбыз, ниһаять, без утырган ягын кояшка таба авыштырды. Бар тереклек бу күптәннән көтелгән мизгелне тоя һәм хәрәкәткә килә. Бүген игътибарыбыз үсемлекләргә юнәлер. Һичшиксез, алар да теп-тере, бары тик «телләре» серле һәм безгә җиңел генә аңлашылмый.
ЙОКЫГА ТАЛУ МИЗГЕЛЕ
Уяну вакыты җиткәнче, әйдәгез әле, йокыга талу мәленнән башлыйк. Көзге ачы җилләрдә үсемлекләрнең яшәеше нидән гыйбарәт? Ни өчен ел фасыллары алмашынган чакта аларның күпчелеге көнкүрешләренә үзгәреш кертергә мәҗбүр?
Теләсә кайсы үсемлек өчен яктылык – иң мөһим сигнал чыганагы. Нәкъ менә көн озынлыгы аларга көзгә әзерлек вакыты җитүе турында хәбәр итә. Безнең Татарстан табигатендә катнаш урманнар өстенлек иткәнлектән, үсемлекләр төрлелеге бай һәм кышка әзерлек ысуллары да күп.
Яфраклар аша су бертуктаусыз парга әйләнеп тора. Әлеге процесс транспирация дип атала һәм тамырлардан агач башына кадәр суны тартып китерү эшен башкара. Әгәр яфраклар коелмаса, парга әйләнү урынына аларга берничә тонна боз катып, агачның кәүсәсе сынар иде. Моннан тыш, яфрак кою ярдәмендә үсемлекләр «көнкүреш калдыклары»ннан арына, туфракны туклыклы матдәләр белән баета. Кышын, көн озынлыгы кыска булганлыктан, фотосинтезлауның да файдасы артык зур түгел. Чәчәк, җимеш үстереп, үрчетеп булмый, бөтен көч җылынуга китәр иде, шунлыктан аны туктатып тору мәгънәлерәк килеп чыга.
ЫЛЫСЛЫЛАР НИШЛИ?
«Җәй дә егет, кыш та егет» булган чыршы наратлар яфракларын бик нәзек ылыска әверелдереп, аларны балавыз белән каплаганнар. Шунлыктан парга әйләнү мәйданы, аның белән бергә сынып төшү куркынычы да кими. Ылыс эчендә бозлануны булдырмый торган махсус шикәрләр, майлар, аксымнар туплана. Ылыслы үсемлекләрнең үзагачы көпшәгрәк, җиңелрәк. Анда су аз, ә буш урыннарны сумалалар, майлар саклый. Болар барысы да салкын һәм коры чорларны уздырырга ярдәм итә. Шул сәбәпле, төньякка таба нәкъ менә ылыслы агачларның киң таралганын күрәбез.
ХӘЗЕР УЯНАБЫЗ!
Үләннәр катламында аерым бер тормыш кайный. Күпьеллыклар суганча, тамырсабак, бүлбе рәвешендә кышлый. Берьеллыклар орлык чәчеп калдыра.
Шытып чыгар өчен орлыкка яктылык кирәкми. Ул кислородка, суга һәм билгеле бер температурага мохтаҗ. Беренче яфраклар орлыкның туклыклы матдәләре исәбенә яши, ә алга таба яшь үсемлек инде үзе фотосинтез башкара.
Безнең якларның яфраклы урманнарында беренче булып баш калкытучы үсемлекләр – ачык йокы үләне (Pulsatilla patens), саз миләүшәсе (Viola palustris), язгы нәүрүзгөл (Primula veris), имәнлек җилдәге (Anemone sylvestris) һәм башкалар. Алар агачларны яфрак каплап, урманның аскы катламына күләгә төшкәнче чәчәк атып калырга ашыгалар. Ак, сары һәм башка ачык төсләрдәге чәчәкләре серкәләндерүче бөҗәкләрне җәлеп итә. Яңа гына уянып килүче бөҗәкләр дә бу беренче ширбәтле азыкка бик шат.
БӨҖӘКЛӘР ҺӘМ ҖИЛ ЯРДӘМЕ
Агачлар һәм куаклар да яфраклары үсеп җиткәнче чәчәк атып калырга тырыша. Киресенчә булса, җил тарафыннан серкәләнә торган үсемлекләрнең серкәсе яфракларга ябышып, тоткарланып калырга мөмкин. Мондый ысул каен, зирек, имән, усак, тал кебек үсемлекләргә хас. Бөҗәкләрне ис һәм матур чәчәкләр белән җәлеп итәргә була, ә җил белән серкәләнә торган чәчәкләр аны ул рәвешле «җәлеп итә» алмыйлар, чөнки җил аларны барыбер «күрми» һәм «исни алмый». Шуңа күрә аларның чәчәкләре күзгә ташланмый, көчле ис бөркеми. Серкәләре бик күп, вак һәм коры.
Бөҗәкләргә дә яфрак арасында чәчәкләр начаррак күренә. Бөҗәкләр тарафыннан серкәләнүне «сайлаган» агач һәм куаклар – юкә, шомырт, сирень, кәстәнә, алмагач, чия һәм башка җимеш агачлары. Канатлы ярдәмчеләрен чакырып китерү өчен алар хуш исле матдәләр, татлы нектар эшләп чыгаралар, төрле төстәге купшы чәчәк таҗлары үстерәләр, шуның белән безне дә җәлеп итмичә калмыйлар.
КАЕН СУЫ
Март һәм апрель айларында, һаваның уртача температурасы +10 градус тирәсенә җиткәч, агач кәүсәләре буйлап су йөреше башлана. Бу күренеш каен һәм өрәңге агачларында аеруча көчле, шунлыктан каен суы җыю халыкта киң таралган язгы гамәл. Бер агач та үзендә тишем ясауларын теләми, әлбәттә. Әмма суны дөрес җыйган очракта, агачка зур зыян китерми калып була. Моның өчен зуррак диаметрлы, картрак агачны сайларга, 2 см дан тирән булмаган тишем ясарга, бер агачтан 1 литрдан да күбрәк су алмаска кирәк. Соңыннан тишемне яхшылап ябу мөһим, чөнки яралы агачка паразит гөмбәләр һәм үсемлекләр үтеп керү ихтималы зур.
Язгы чорда тереклек гомумән бик нәзберек. Беренче язгы чәчәкләрнең күбесе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, аларга зыян китерү һәм сату хокук тарафыннан тыела. Бу айларда табигатькә аеруча игътибарлы булып, читтән генә хозурлану – иң яхшысы.
Нет комментариев