Кайчандыр тулай торак шартларында студентлар инициативасы белән башланып киткән проект 16 ел эчендә төбәкара масштаб алыр, дип уйладымы икән оештыручылар?
Ничек кенә булса да, бүгенге көндә Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан уздырыла торган «Яз гүзәле» – матурлык, гореф-гадәтләр, мәгърифәт синтезыннан гыйбарәт булган, үз брендын булдыра алган зур бәйге.
Быел «Яз гүзәле» 16 нчы тапкыр уздырылды һәм үз тирәсенә Россиянең 14 төбәгеннән кызларны җыйды. Ә җиңүче исеменә исә КФУ студенты Динә Зарипова лаек дип табылды. Оештыручылар соңгы елларда бәйге җиңүчеләре арасында «Яз гүзәле»нең нигезе булган Казан дәүләт энергетика университеты кызлары юк, ди. Алар өчен бу, бер яктан, моңсу булса да, икенче яктан сөенерлек күрсәткеч икән – димәк, «Яз гүзәле» бер университет кысаларында гына калмыйча үсә, камилләшә һәм елдан-ел күбрәк кызларны үз тирәсенә җыя.
Май санының тышлык каһарманы – «Яз гүзәле» бәйгесе җитәкчесе Чулпан Корбанова. Катнашучыдан оештыручыга кадәр юл үткән Чулпан бәйгенең әһәмияте, катнашучылар арасындагы мохит һәм үзе өчен үрнәк хатын-кызлар турында сөйләде.
Чулпан Корбанова Балтач районы Бөрбаш авылыннан. Казан Дәүләт энергетика университетында магистратурада белем ала, маркетинг һәм күргәзмә эшчәнлеге үзәгендә инженер булып эшли.
ИҢ АКЫЛЛЫ КЫЗ
«Яз гүзәле» проектында мин 2021 елдан. Иң беренче катнашуым фойеда милли татар киемендә кунакларны каршы алудан гыйбарәт иде. Ул вакытта мин әле бәйге турында берни белмим дә. Ул көнне үз вазифасны үтәгәч, концертлар залына да кермичә, кайтып киттем. 2022 елда инде мине катнашучы буларак чакырдылар. Соңгы көнне генә гариза җибәрсәм дә, финалистлар исемлегенә эләгә алдым. Кастинг вакытында бик борчылган идем, ләкин чыгышым белән жюри әгъзаларында кызыксыну уята алдым. Кызлар белән катнашкан төрле остаханәләр, экскурсияләр, репетицияләр – болар миңа яңа сулыш бирде. Бер ай дәвамында без кызлар белән бик зур эш башкардык. Финалда мин «Иң акыллы кыз» номинациясенә лаек булдым.
Бәйгедә катнашкач, проектны яхшырак беләсем килү теләге барлыкка килде һәм мин оештыручылар рәтенә басарга булдым. Кызлар өчен уңайлы мөмкинлекләр тудыру, аларга бәйге дәверендә ярдәм күрсәтү, татар телемне кирәкле өлкәдә куллану, оештыру мизгелләре – барысы да миңа бик якын булып чыкты. 2021 елда мин кунакларны каршы алсам, 2022 елда финалист булдым, 2023 елда – оештыручы, 2024 елда үземне өлешчә җитәкче буларак сынап карадым, ә 2025 елда проектның төп җитәкчесе итеп билгеләндем.
14 ТӨБӘКТӘН 360 ГАРИЗА
Бәйге тарихында кыенлыклар белән очрашмадык түгел, алар булды. Ләкин нәкъ шулар ярдәмендә без елдан-ел үсәбез, колачыбызны киңәйтеп, күбрәк татар кызларын үзебезгә җәлеп итәбез. 2024 елда без беренче тапкыр 30 кызны үзебезнең университетка җыя алдык, алар бер атна дәверендә безнең тулай торакларыбызда яшәп, финалга әзерләнделәр, төрле остаханәләр, экскурсия, очрашуларда катнаштылар. Бу практика безгә бик ошады һәм быел без киңәергә булдык – Россиянең 14 төбәгеннән 360 тан артык гариза кабул иттек. Шулар арасыннан 30 кыз сайлап алынды һәм алар белән тыгыз эш башланып китте. Төрле төбәкләр белән эшләү, барлык кызларны бер җирдә җыю, барысын да әзерләү – бик зур хезмәт. Монда безнең студентларыбыздан тупланган команданың, режиссёрларның, җитәкчеләрнең зур көче керде. Биредә ректорыбыз – Эдвард Юныс улы Габдуллаҗановка рәхмәтемне җиткерәсе килә. Нинди генә авырлыклар килеп чыкса да, ул ярдәм кулы сузды.
«ҺӘР СОРАУ АЧЫКТАН-АЧЫК СӨЙЛӘШҮ БЕЛӘН ХӘЛ ИТЕЛӘ»
Гадәттә, мондый бәйгеләрдә көндәшлек рухы көчле була. Әмма нәкъ менә «Яз гүзәле»ндә катнашучы, оештыручы, җитәкче буларак, минем бер этапта да көндәшлек белән очрашканым булмады. Бәйге дәверендә кызлар якынрак таныша, алар арасында дуслык мохите, күтәренке кәеф һәм үзара ярдәм генә күзәтелә. Безнең бәйге ярышу өчен каралмаган, без бергәләп татар телен саклауга өлеш кертәбез, милләтебезнең нечкәлекләрен, илебезнең матурлыгын күзәтәбез. Бәйге – татар кызларын берләштерү үзәге. Конфликтлар һәм бәхәсле моментларның гомумән булганы юк, һәр сорау ачыктан-ачык сөйләшү белән хәл ителә.
НИНДИ УЛ – ТАТАР КЫЗЫ?
«Яз гүзәле»ндә катнашуны, беренче чиратта, үзеңнең милли тамырларыңны барлау, комфорт зонасыннан чыгу, яңа тәҗрибә буларак билгеләр идем. Кызлар бәйге дәвамында рухи яктан үсәләр, тәҗрибә туплыйлар. «Яз гүзәле» исемен алу киләчәктә кызларга үзләрен дөньяга татар кызы буларак белдерергә ярдәм итә. Үз милләтен яраткан һәм кадерләгән кеше беркайчан да югалып калмый ул.
Минем өчен татар кызы – иң беренче чиратта, үзенең милләтен кадерләүче, туган телен һәм гореф-гадәтләрне саклаучы. Аерым сыйфатлар буларак мин хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, ихласлыкны билгеләп үтәр идем. Һәр татар кызы үзенчәлекле! Безнең милләтебезнең тарихы бик бай, ә киләчәге тагы да матуррак булыр дип өметләнәм.
ҮРНӘК
Мин үземә үрнәк итеп әнием һәм апамны күрәм. Ә танылган хатын-кызлар турында сөйләсәк, журналист, мәгърифәтче Фатиха Аитованы әйтер идем. Татар хатын-кызлары тормышын яхшырту өчен зур көч куйган шәхес ул. Шулай ук иң беренче профессиональ татар хатын-кыз композиторы – Сара Садыйкова. Аның тарихы бик күп хатын-кызларга үрнәк булып торырдай! Замандашларым арасында Гөлназ Сафарова, Гүзәл Габидуллинага сокланам – минем өчен заманча, үзен һәм дөньядагы үз урынын яхшы аңлаучы, көчле рухлы хатын-кыз үрнәге алар.
2008 елда әле магистрант чагында проектка нигез салган Айдар Хәйдәр улы Сабитов «Яз гүзәле»нең тәүге адымнары турында менә ни ди:
«Безнең университет кысаларында гел төрле чаралар уздырылып килә иде, әмма миңа республикабызга гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлдерелгән проектлар җитеп бетми кебек тоелды иде. Шуңа күрә без, студентлар белән киңәшләшеп, «Яз гүзәле»нә старт бирергә булдык. Техник юнәлешле уку йорты булгач, безгә методика ягыннан ярдәм кирәк иде, ул яктан безгә «Идел» яшьләр үзәге бик ярдәм итте. Проектның тулай торак кысаларында башланып китүе үзе үк отышлы булып чыкты – студентлар 24 сәгать диярлек бергә, тиз генә нидер уйлап чыгаралар, шул арада тормышка да ашыралар. Куркып кына башлап җибәргән проект, безнең бәхетебезгә, гомерле булып чыкты».
фотолар: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев