Кайсы районга гына барма, үз туган якларында калып, яраткан эшләрендә җиң сызганып хезмәт итүдән тәм табучы яшьләр очрый.
Һәр сәфәребездә шундый патриотлар очраганына сөенеп кайтабыз. Бу юлы без Менделеевскның булдыклы яшьләре белән танышыйк.
«Районда яшәү моңсу булып тоела иде»
Беренче геройларыбыз – Миләүшә һәм Радик Каниповлар.
Белешмә:
Радик Канипов – тумышы белән Менделеевсктан. Белеме буенча автомеханик, бүгенге көндә икътисади зонада заводта оста булып эшли. 34 яшь.
Миләүшә Канипова – Менделеевскның Бәзәкә авылыннан.
КГЭУда энергетик-инженер булырга укыган, аннары КФУда кече дәүләт идарәсе академиясе юнәлешендә магистратураны тәмамлаган. Хәзер ул Менделеевскның «Юность» кинотеатрын җитәкли. 30 яшь. Кызлары Мәрьямгә 4 яшь.
Аларның үзара сөйләшүен ишеткәч, «бер-берсен гомер буе беләләр ахры» дип уйлыйсың. Чыннан да, аларның танышу тарихы мәктәп елларына барып тоташа. Миләүшә – актив кыз, бер генә конкурсларны да калдырмый, өстәвенә, иҗади гаиләдә үскән. Радик районның балалар иҗат үзәгендә ди джей булып эшләгәндә, аның янына бәйгедә катнашучы Миләүшә килеп баса һәм кассета суза…
– Безнең иң беренче очрашуыбыз шулай булды. Мине Радик үзенең тырыш булуы белән җәлеп итте. Өстәвенә шәһәр егете, аңа хулиганлык, юмор, харизма кебек сыйфатлар хас иде. Ә безгә, авыл кызларына, нәкъ менә шундый егетләр ошый бит инде, – дип көлеп искә ала Миләүшә.
Миләүшәнең ике олы абыйсы яшьләрнең танышып очрашуларын өнәп бетерми. Бары тик Радикның үзен күреп белгәннән соң гына рөхсәт бирәләр.
– Хәзер алардан да дус кеше юк, Радик абыйларым белән миңа караганда да күбрәк сөйләшә, – ди Миләүшә.
2016 елда никах укытсалар, рәсми рәвештә 2019 елда гына язылышалар. Миләүшә, белеме буенча энергетик-инженер булуына карамастан, иҗат юлыннан китә. Аны декреттан соң Менделеевскның «Юность» кинотеатрына эшкә чакыралар. Кечкенәдән активист булып үскән кыз, әлбәттә, бу тәкъдимгә уңай җавап бирә. Шундук үзенең идеяләрен уйлый, кинотеатрны тагын да үстерү юнәлешләрен эзли башлый.
– Җитәкче вазифасына билгеләнгәч тә, миңа эшләү иреге бирелде: ничек телисең, шулай эшлә, иң мөһиме – монда тормыш кайнап торырга тиеш диделәр. Директор ул иҗат өчен генә түгел, техник мәсьәләләрне дә хәл итәргә тиеш. Көнемне шулай башлыйм. Минем максат бер – оешманы алга алып бару, үстерү, кешене җәлеп итү. Билгеле, аларны тиеш булганга гына китертү түгел, ә үзләре теләп килсен өчен бөтен көчне кую. Шул рәвешле, төрле проектларны чынга ашырабыз. Районыбыз башлыгы Радмир Илдарович Татарстан Рәисенә проектыбызны тәкъдим итте. Быел март уртасында бинада төзекләндерү эшләре башланачак.
– Кинотеатрга яшьләр йөриме?
– Менделеевскка шундый үзенчәлек хас – бездә 30 дан өлкәнрәкләр дә яшь санала. Әлегә районда училище, вузлар юк, шуңа күрә студентлар Казанда, Чаллыда укый. Кызганыч, аларның алты проценты тирәсе генә кире районга кайтып эшли. Менделеевскның яшьләре – мәктәп укучылары һәм безнең кебек яшь гаиләләр. Кинотеатрга килгәндә, безнең аудитория, нигездә, яшьләр. «Юность» тиздән кинотеатр буларак кына түгел, гаилә үзәге буларак та эшли башлаячак.
– Димәк, яшьләр эш эзләп шәһәргә ашкына…
– Күпләр «зур шәһәрдә генә кеше була алам» дигән стереотип белән яши. Җитәкче булып эшли башлаганда, миңа 26–27 яшь иде. Бу минем өчен дә зур үсеш. Иң мөһиме – районда минем кебек янып торучылар бар, безгә бергә күңеллерәк. Әйе, Казаннан кайтканда курку хисе булды: районда яшәү моңсу булыр кебек иде. Ләкин барысы да кешенең үзеннән тора. Мин 10 елдан соң нәрсә буласын төгәл әйтә алмыйм, әмма Менделеевск һәрчак үсештә, киләчәктә яшьләр күбрәк калыр дип ышанабыз. Төп проблема эш булмауда түгел, яшьләр бигрәк тә инфраструктура артыннан шәһәргә ашкынадыр.
«10 ел элек шушы эш турында хыялландым»
Менделеевскның 3 нче химия технология лицее – «Менделеев токымнары»на юнәләбез. Биредә күпләргә үрнәк итеп куярлык педагог эшли. Ул – Ләйсән Нәҗипова. Аңа 30 яшь. КФУның физика һәм математика факультетын тәмамлаган. 5 нче курста мәктәптә укыту теләге уянган. Иң элек техникумда студентлар укытса, соңрак үзе укыган мәктәпкә кайткан.
– Мин эшкә килгән саен балачак елларына кайтам. Башта математика һәм информатика укыттым. Укытучыларыма рәхмәт, бик булыштылар. 3 елдан соң «Ел укытучысы» конкурсында катнашып «Дебют» номинациясендә район турында җиңдем һәм зона этабына үттем. Җиңмәсәм дә, зур тәҗрибә алдым. Берникадәр елдан соң лицейда тәрбия эшләре буенча киңәшче вазифасы барлыкка килде. Эшнең нидән гыйбарәт икәнен белмәсәм дә, яшь булгач, яңалыкка омтылдым. Бер сүз белән әйткәндә, киңәшче ул – арадашчы һәм юл күрсәтүче кебек, мин балалар белән дә, әти-әниләр һәм укытучылар белән дә эшлим.
Безнең лицейда медиаүзәк эшли. Газетаны алдан тупланган инициативалы төркем чыгара. Укучылар күп эшне үзләре башкара: интервью алалар, фотога төшерәләр. Миңа бу эшем көннән-көн ныграк ошый. Хәер, ошамаса, 8 елымны багышламас идем, – ди Ләйсән Нәҗипова.
Умартачылар гаиләсе
Менделеевскта хуҗалык белән кызыксынучы яшь гаиләләр дә яши. Шуларның берсе – Гүзәл һәм Александр Антиповлар. Алар икесе дә фермерлык белән шөгыльләнә. Умартачылыкка аеруча зур игътибар бирәләр.
– Гаиләгездә умартачылар бар идеме?
– Минем әби-бабам умартачылык белән шөгыльләнде. Ирем Менделеевскның Монай авылы егете. Иң кызыгы – аның да әти-әнисе умартачы. Үзе исә белеме буенча шул юнәлешне тәмамлаган. Без өйләнешкәч тә умартачылык төп эшебезгә әйләнде.
– Сез белемегез буенча кем?
– Мин икътисадчы, Чаллыда ТИСБИда укыдым, банкта эшләдем. Декреттан соң эшкә чыкмадым. Бер-бер артлы 3 балабыз туды. Хәзер инде алар белән дә хуҗалыкта мәш киләбез. Безнең зур булмаган 200 гектар хуҗалыгыбыз бар, анда печән, бөртекле культура үстерәбез.
– Бу сезонлы эш, нәтиҗәсе һава торышыннан, елның ничек килүеннән торадыр инде?
– Нәкъ тә шулай. Узган ел бик уңышлы булмады. Шуңа күрә хуҗалык эшендә «страховка» булырга тиеш, берьюлы берничә төрле эш алып барсаң, берсе икенчесен компенсацияли.
– Хуҗалыкта кем нинди вазифа башкара?
– Һәркемнең үз эше билгеле: ирем белән зур улым умартада эшли. Җәй көне өлгермәсәк, бер кеше яллыйбыз. Ул тиешле вакытта килеп эшләп китә. Ә мин бары тик эш күләме артса гына булыштыргалыйм. Үзем кәгазь эшләре белән мәшгуль – товарны сату, әзерләү, маркетплейска чыгару эшен башкарам. Аның да үз нюанслары бар. Бездә бит хуҗалык эшендә сатарга өйрәтмиләр. Шуңа күрә бик күп укырга, камилләшергә кирәк.
– Димәк, сезнең балларны маркетплейстан заказ биреп алырга мөмкин?
– Әйе, маркетплейсларның берсенә чыга алдык. Конкуренция көчле. Кеше балны кибеттән, ярминкәдән ала.
– Сез нинди бал сатасыз?
– Юкә, карабодай һәм өч төрле үләннән ясалган бал. Хәзер инде эш процессы да механизацияләнгән. Берничә ел элек авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант откан идек, аңа бал кортлары һәм электр җайланмасы алдык. Эшебез тагын да җиңеләйде.
– Барлыгы ничә умартагыз бар?
– 2019 елда эшне 20 умарта белән башлаган идек, хәзер 180 умартабыз бар. Аларны гел карап, тиешле вакытта дәвалап торырга кирәк.
– Шәһәргә күченеп китә алыр идегезме?
– Юк дип уйлыйм. Без бит Менделеевсктан Монай авылына күптән түгел генә күченеп кайттык. Аның каравы, ара якын – 15 чакрым. Ирем белән икебез дә тынычлык яратабыз, ә шәһәрдә гел тормыш кайный, хәрәкәт күп. Авылыбызда яшьләр күп, районга йөреп эшләүчеләр бар. Эшкә килгәндә, товар сату буенча гына кыенлыклар очрый. Әмма үз клиентларыбыз бар. Без хәзер товарны заманчалаштырып сатабыз. Мәсәлән, элегрәк зур банкага салып сата идек, хәзер кечкенә банкаларга салынган балны күпләп алалар. Аеруча чикләвек белән кушып ясалган бал-суфлега заказлар күп килә. Безгә бу эшебез ошый, акча җитә, балалар да эш күреп үсә.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев