«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Айдар Сәләхов: «Гениальлек – гадилектә»
Новости
Мәдәният

Айдар Сәләхов: «Гениальлек – гадилектә»

Виртуоз баянчы, композитор Айдар Сәләхов исеме еш ишетелә.

Ул үзенең ихласлыгы, импровизациягә оста булуы белән тамашачыны шундук җәлеп итә.

Айдар Сәләхов тумышы белән Алабуга шәһәреннән. Анда Ә.Бакиров исемендәге музыка мәктәбен тәмамлый. 15 яшендә Мәскәүгә күченеп китә. Биредә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый (Фридрих Липс сыйныфы). Айдар абруйлы музыка конкурслары җиңүчесе: VI Халыкара баянистлар һәм аккордеонистлар конкурсы (Мәскәү, 2015); Халыкара баянчылар конкурсы (Германия, Клингенталь шәһәре, 2017); Arrassate Hiria (Испания, 2018). Танылган музыкант һәм композиторлар В.Спиваков, Б.Березовский, Ю.Башмет, К.Бодров белән хезмәттәшлек итә.

– Айдар, музыкага мәхәббәт гаиләдән киләме?

– Әйе, абыем белән апам да мәдәният өлкәсен сайлады. Әниемнең карынында булганда ук җырлар көйли башлаганмын инде, ул шулай дип шаярта. Музыкага сәләт исә әтием нәселеннән күчкән: әбием белән бабам икесе дә гармунда уйнаган. Балачакта музыканың нәрсә икәнен бик үк аңлап бетермәсәм дә, мин аны тоеп үскәнмен. 2 яшь ярымда сәхнәгә чыгып, кечкенә генә гармунда көй сузганмын.

– Син башка баянчылардан нәрсә белән аерыласың?

– Мин «формаль итеп уйнамыйм. «Формаль» дигәндә ноталар буенча, консерваториядә өйрәткәнчә көйләүне күздә тотам. Минем стиль исә, гомумән, үзгә. Хәтерлим, академиядә белем алганда, профессорым еш кына төгәлрәк итеп уйнавымны сорый иде. Тик минем өчен музыкада чикләр юк, дөресен әйтим, иҗаттагы төгәллекне яратмыйм. Барысы да нәкъ менә шушы мизгелдә, үзеннән-үзе барырга тиеш. Алай күпкә кызыклырак. Иҗатымдагы «формальлекләр» үз-үземә «ничек телим – шулай иҗат итәм» дип сүз биргәннән соң юкка чыкты.

Иоганн Себастьян Бах көйләр язганда үзен классик яисә танылган музыкант итеп һич тә санамагандыр, миңа калса. Ул уйнаган да уйнаган – импровизациягә бирелгән, шул мизгелдә шатланган да, азапланган да. Бернинди кагыйдәләргә буйсынмыйча иҗат иткән.

Минемчә, кешелек «Ни өчен болай соң әле бу?» дигән сораулар белән башын катырмыйча гына яшәргә тиеш. Һәм бу барлык өлкәләргә дә кагыла. Ә без көн саен ни өчен иҗат итүебез, ни өчен кемгәдер ошамавыбыз турында уйланабыз. Музыкада стильләргә бүленеш, кысалар шул сәбәпле барлыкка килә дә инде. Ә гениальлек бит гадилектә.

– Башкару стилеңне ничек тасвирлар идең? Кайсы жанрда күбрәк иҗат итәсең?

– Минем өчен жанрлар, гомумән, юк. Мәсәлән, 2018 елда дөнья күргән «Beyond the musical» альбомымда классика да, популяр рус һәм чит ил көйләре, джаз үрнәкләре дә бар. Ул альбом, әйтерсең, төрле стильләрдән торган калейдоскоп. Шуңа күрә ниндидер аерым жанрны аерып күрсәтә алмыйм.

– Халык җырларында баянчылар оялчан дип тасвирлана. Бу чыннан да шулаймы? Әллә инде стереотип кынамы?

– Баянчылар, чыннан да, гомер буе үзләрен артык тыйнак тота. Гадәттә баянчыны йә аккомпаниатор, йә бәйрәмнәрдә чыгыш ясаучы буларак кына кабул итәләр. Күп очракта музыкантларның үз-үзләренә дә ышаныч җитеп бетми: туйларда гына акча эшләп була дип саныйлар. Әмма бу алай түгел. Киңрәк фикер йөртергә, кысалардан чыгып эш итәргә кирәк. Баянчы ул – ирекле рәссам.

Үз-үземә, иҗатыма ышанычым көчле. Оялып тормыйм, йөрәгем теләгәнне эшлим дә куям. Әгәр дә мин укуымны тәмамлап, баянчы гына булып калсам, үземне күптән «сарыф итеп бетергән» булыр идем. Теләгәнемне эшләү исә рәхәтлек китерә.

– Мөгаллимең биргән иң кыйммәтле киңәш?

– Тормыштагы һәр кеше, һәр ситуация – укытучы. Беренче укытучыларым – әтием белән әнием: үземне күрә һәм ишетә белергә өйрәттеләр. Профессорым Фридрих Липс миңа:

«Берәрсе синнән ниндидер көй уйнавыңны сорый икән, барыбер үзең теләгәнне көйлә», – дип әйтә иде.

фотолар: геройның шәхси архивыннан

Тулырак интервьюны ИДЕЛнең июнь санында укыгыз

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое