Кыз урлау турында безнең буын әбиләр һәм дәү әниләрдән генә ишетеп, әсәрләр укып кына беләдер. Хәзер андыйга «Хакыгыз юк» яки «Россия Федерациясе Җинаять кодексының 126 маддәсе» дип җавап кайтаралар.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында премьера! Туфан Миңнуллин тууына 90 ел булуы уңаеннан «Без бит авыл малае» спектакле сәхнәләштерелде. Бу әсәр юкка гына сайланмаган – Кариев театрында юбиляр артист катнашында махсус премьера чыгару традициясе бар. «Без бит авыл малае» әсәрен 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче – Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев үзе сайлаган. Ул спектакльдә төп рольне – авылны саклап калырга омтылучы гаилә башлыгы Иртуган Иштугановны уйный.
«Спектакль сайлау мөмкинлеге тугач, күп һәм озак эзләндем: рус һәм татар классикасыннан әсәрләр карадым. Туфан абый Миңнуллинның әсәрләре миңа авыл темасы булганга аеруча якын. Бәлки Нәҗибә апа Ихсанова укытканда безгә шул орлыкны салып калдыргандыр. Авыл тормышы, проблемалары – барысы да миңа бик яхшы таныш. Миңа нинди генә образлар тудырырга туры килмәде, ләкин авыл темасы үзенә тартканга бу әсәрне сайладым», - диде үзе Илнар Низамиев.
Әсәр 1983-1985 елларда языла һәм «кызыл» әсәр булып санала. Шуңа да бу спектакльдә әсәрнең кайбер өлешләре кыскартылган һәм заманчалаштырылган, балаларның әти-әниләре белән диалогларында да хәзерге яшьләр өчен актуаль булган темалар күтәрелә. Илсөярнең матурлык салонына шәһәргә барасы килүе, Ирбатырның авылда аквапарк, ә Шамиләнең шифаханә төзетәсе килүе дә ирония өсти.
«Юбиляр артистка хөрмәт йөзеннән бу әсәргә тотындык һәм сәяси мәсьәләләргә кагылган урыннарны төшереп калдырып, демография, гаилә проблемасын үзәккә чыгардык та маҗаралы комедия тудырдык», – диде театрның баш режиссёры һәм пьесаны сәхнәгә куючы Ренат Әюпов.
Режиссёр әйтүенчә, спектакльдә кыз урлау процессы бераз Европа масштабында да күзаллана, моны ковбой киемнәре, төрле стильдәге биюләр, костюмнарның үзенчәлегендә күзәтергә мөмкин. Сәхнә бизәлешендә бүкәннәр һәм зур җимешле миләш агачына игътибар бирелгән. Шулай да, бәлки нәкъ тә миләш җыярга килгәндә гашыйкларның тамашачы алдында беренче очрашуы булганга, кием элементларында да миләш рәсеменә басым ясалган. Бүкәннәрдән Иртуган белән Айтуган (Илназ Хәбибуллин) бәхәсе өчен трибуналар күтәрелә.
Иштугановларның Алпамыш авылын үстерү планы – балаларны бер-бер артлы өйләндерү яки кияүгә бирү. Гаиләдә кызларның, Илсөяр (Камилә Шәңгәрәева) һәм Индираның (Гөлүсә Гыйбадуллина) йөргән егетләре бар, кияүгә чыгабыз дип кенә торалар – моны Ирбатыр (Рәүф Шакиров) еш ассызыклый. Тик Иртуганның шарты – башта беренче бала – Иршат (Айрат Шамс) өйләнергә тиеш. Аның да сөйгән яры бар – күрше Кыртапа авылыннан хореография училищесына керергә ниятләп йөрүче Сәвия (Рузанна Хәбибуллина). Әти кеше балаларына «Яратамы ул сине? Ә син?» дигән сораулар бирә. Димәк, авылны үстерү өчен гаиләдә иң беренче ярату булырга тиеш. Әлбәттә, барысы да гади генә түгел – Сәвия ут кыз булса, Иршат кыюсыз.
«Рузанна белән элемтә табу авыр булмады. Мине әле өйләнергә өндәп йөрүчеләр юк, «больная тема» дип әйтә алмыйм. Тик проблема – героемның авыл егете була торып, артык «мямля» булуы сорау тудыра. Сәер минем өчен. Әзерләнгәндә үк «Нигә андый ул?» дигән сораулар туган иде. Әкренләп җавабын таба башладым кебек», - диде Айрат Шамс.
Иштугановлар теләгенә ирешәме, юкмы – анысын әйтсәм дөрес булмас, тамашачы үзе барып күрер дип саныйм.
Нет комментариев