«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Бу шәһәр тормышымны кайната…

Көне буе пыскып торган яңгырдан талчыккан урам асфальтлары серләшкән вакытта Казанның көзге кичен кыю тавышлы «Алло, илһам» лабораториясе шагыйрьләре биләп алды.

Бу әсәрләрнең нәкъ тә менә көз көне яңгыравы бик тә урынлы. Шагыйрьләр, әйтерсең лә, шәһәр серләрен, тарихларны күп еллар саклап килеп, бу кичәдә һәр образны жанландырып сурәтләделәр. Сүзләр – шәһәр пульсы. Алай гына да түгел, бу чара шул пульсның тизлегеннән тамашачыга да Казаныбызның язмышларны ничек үзгәртә алуы һәм шәһәрнең дә кеше белән бергә үзгәрүе турында иде. Камал театрының Кабан буе амфитеатрында узган «Минем шәһәр» шигъри-музыкаль кичәсеннән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Аларны укыгач, тәгаен әйтәм, Казан белән булган хатирәләрегез искә төшәчәк.

Булат Ибраһим:

Троллейбуслар кабат утсыз калды,
Эшкә соңга калды кешеләр.
Эше булган кеше бәхетле ул,
Бәхетлеме эшсез кешеләр?! 

Сирин исе затлы хушбуй кебек, 
Шәһәр буйлап йөри ияреп. 
Кемдер җәяү китте, кемдер көтеп,
Тукталышта калды, сөялеп. 

Ленин бакчасыннан Черек күлгә
Чәчәк юлы сызган май ае. 
Тәүге әни булган хатын-кызга
Тынгы бирми елак малае. 

Чияләрдән алмагачка йоккан
Аклык булып чәчәк сүсләре.
Меңенче кат бер сурәткә төшик, 
Шау чәчәктә төшик, әйдәле.

Үзе теләп ташка чолганганнар
Соклансыннар, күреп сурәтең. 
Язның назы күздән-күзгә күчә, 
Үзең шулай диеп өйрәттең. 

Туктатыгыз, ярамаган җирдә
Утсыз калган күңел көзләрен.
Кемдер язга чыкты, кемдер көтә
Троллейбусның уты беткәнен.

Гүзәлә

табан астын Казан комы, 
ә күңелне хис кытыклый –
шундый рәхәт, 
күпереннән шундый сикерәсе килә!
ә чынбарлык үтә сәер:
ярга бәрелә буш шешәләр –
үзләренчә тансык бер моң
бу калага насыйп көйдә.
тик үзләре белгән серне
саклап йөзә пар үрдәкләр,
алар хәтта үземә дә
эндәшмәде. 
ахыр чиктә,
бу сукмаклар илтә булыр
чиксезлекнең үзенә үк,
шуңа әле күрешербез
я суларда, я күкләрдә.
я икесен бер итәрбез
(үтә ансат кичке якта).
аерамы соң бу күңел
чынбарлыкны уйдырмадан?
сибелеп ята берсен-берсе
аңышмыйча таш тартмалар.
чыга алмасымны тойдым
инде мәңге уй урманын.
кояш китә,
авырттырып
дулкынланган күкрәк турын,
истәлеге ягылып кала
кайнар булып йөзебезгә.
ул сулыштан җаным тетрәп
кызылында күмелә барам.
карашыңа җылы үрли –
син кайтасың үз-үзеңә.
син эзлисең бик мөһимне,
тик үзеңә тиешлесен.
шуңа аякларың һаман
тынгы белми кала таптый.
Казан комын кытыклыйм, дип
бармакларым сүз тудыра.
ул сүз – караш.
яңа сер бу. 
пар үрдәкләр аны ятлый.

Эльвира Һадиева

Кыргый кан

Мин бу шәһәр өчен артык кыргый:
Таныш түгел урам, тукталышлар,
Табанымда – дала туфрагы һәм
Нәкъ өстемнән очып уза кошлар.
 
Мин бу шәһәр өчен артык сәер,
Йортым тулы кеше, ә мин туңам.
Сүзләремне кем ишетсен, алар
Җандаш түгел, бары кандаш туган.
 
Мин бу шәһәр өчен артык кырыс,
Кешесенә сәлам бирми узам.
Күзләремне күтәреп бер баксам,
Яшькә тула күзем: бары тузан.
 
Мин бу шәһәр өчен артык иске:
Күңелемдә саклап йөрткән хисем
Сине генә сыйдырырлык икән...
Ә син һаман «без аерым» дисең.
 
Мин бу шәһәр өчен артык ярсу,
Барып алам, көтеп тормыйм сорап.
Ләкин эзең монда табылмаса, 
Ятим калам кебек өченче кат.
 
Мин бу шәһәр өчен бары дәрвиш,
Кулда китап, өс киемем киндер.
Баш өстендә – киек казлар җыр,
Күккә кара, күккә кара инде.
 
Мин бу шәһәр өчен артык үзгә,
Язмыш дисең! Мин төкердем аңа!
Ничә гасыр эзләп уздым, 
Хәзер
Син – сулышым, син – үзәктә, канда!
 
Беләсең бит, мин үзсүзле тиле
Һәм йодрыкка әверелә учлар.
Үземнекен бирмим: син минеке,
Язгы биеклектә – киек кошлар.

Булат Ибраһим

***

Яңгыр тагын такси бәяләрен

Алып менеп китте болытка.

Очрашмаска миллион бер сәбәп,

Бер шәһәрдә була торып та.

 

Бу шәһәрне, җиңел генә итеп,

Урап чыгармын дип уйлама.

Ул "бер куллы бандит" кебек хәзер, 

Һәрбер сумың өчен куана.

 

Бу шәһәргә яңгыр хуҗа бугай,

Яңгыр куя монда бәяләрне.

Еллар узгач, берәр каурый каләм

Безнең түзгәннәрне бәянләрме.

 

Бу шәһәргә яңгыр хуҗа бугай,

Яңгыр әйтә монда соңгы сүзне.

"Фатир эзлим" дигән белдерүләр

Юешләнеп югалганчы түзде.

 

Куып кертте яңгыр сәрхүшләрне,

Алар курка аннан, мин беләм.

Мин яңгырда йөреп, меңенче кат

Яңгыр булып үзем түгеләм.

 

Ә шәһәргә нәрсә,

Аның минем кебек

Миллионнан арткан кешесе.

Белә калсам, җәй көнендә шулай 

Салкын көздәгечә өшисен,

Мин бөтенләй килмәс идем кебек,

Кызыктырды "шәһәр" дигән сүз.

Хәзер инде һәрбер үтүктән дә,

Һәр чәйнектән чыга бер үк сүз...

Түз...

Очрашмаска миллион бер сәбәп,

Бер шәһәрдә була торып та...

Яңгыр тагын такси бәяләрен

Алып менеп китте болытка.

 

Зөләйха Камалова,

Бер тукталыш исеменнән

Кызыл автобуслар йөри җитез

Троллейбус чыбыкка мөгез кашый.

Һәм иренеп, җәйнең челләсендә

Минем кырга килеп кеше ашый.

Тонык пыяламда ертык игълан,

Фатир сата кемдер, кемдер гараж.

Берәү инде өченчесен тарта,

Ташлый төпчек һәм мәгънәсез караш.

Шаурмасын тәмләп ашый студент,

Канәгатьсез түти тора басып.

Килә авыр атлап, ашыкмыйча әби

Тормыш тәҗрибәсен  иңенә асып.

Алар килә, алар карый, алар көтә

Күкрәгемә тула сулыш кебек.

Алар тора, алар каргый, алар китә

Ыгы-зыгы, мыштым сугыш кебек.

Алар китә, ә мин калам басып

Җәен, көзен, кышын кар-буранда

Әгәр Казан бер зур әсәр булса

Мин бары тик өтер бу романда.

 

Рәдиф Кашапов

Варшавада - Сабантуй,
Лос-Анджелеста - Карга боткасы,
көзен Канадада җыен булачак,
Кейптаунда Нәүрүз көтелә,
ә безнең гипермаркетта
Раштуа, Mother's Day һәм Изге Вәли көне,
заманча шәһәр бәйрәмнәре,
элек без трактирларда качтык,
официант, каплап кына, безгә сыра алып килә иде,
Дегтяркада биштән бере - безнекеләр,
Болак шундый киң иде, кораблар узарлык,
фикер шундый киң иде, вөҗдан уларлык.
Камалда кыз белән фотограф мәһәббәте турында пьеса куелды,
ләкин дә
йөз ел элек берәүләр «бисмилла» әйтмичә яшәгәннәр,
ә икенчеләре аларны укыттылар,
нәтиҗәдә 
бөтенебезне берләштерә торган әйбер -
тәрҗемә ителгән Һарри Поттер турында
китаплар.

Луиза Янсуар
СӨЕМБИКӘ 


Тум-тулы күктә ай, тум-тулы. 
Югыйсә бит инде онтылды: 
Ул көбә күлмәкне киюләр 
Һәм хәнҗәр йөзендә биюләр... 
Буй-колач җитмәслек ялганнар... 
Бу шанлы каланы алганнар 
Үз-үзен ничә кат аклады, 
Һәм сине, сүз дә юк, сатмады. 
Көймәдә озатмады. 
Иделең 
Илереп дәшмәде: 
‒ Җиңелдең... 
Дастаннар сүтелә җилләрдә ‒ 
Кем тели, шул аны җилгәрә. 
Сорама: 
‒ Ник беркем эндәшми? 
Ятмы мин аларга? 
Көндәшме?! 
Яугирме ‒ көбәдән киенгән?! 
Иделең суына иел дә... 
Пышылдар сиңа ай ‒ тум-тулы... 
Пышылдар Иделең: 
‒ Онтылды... 
Тарихың да күптән... 
Илең дә ‒ 
Шәп-шәрә ‒ 
Баскыннар җилендә. 
"Кайт..." ‒ диеп дәшәдер далаңда 
Чәчләре чаларган Атаң да, 
Кайт шунда, 
Монда син ‒ килмешәк, 
Сиңа тик... дастаннар килешә... 
Исеңдә иде бит, исеңдә ‒ 
Шул теге... борынгы кичеңдә ‒ 
Ай гына тәрәздән карады. 
Яныңда берәү дә калмады... 
Калмады дус түгел, дошман да... 
Кит, оныт, Үткәнгә ышанма! 


Тум-тулы, тум-тулы күктә ай. 
Нурлары, аҗдаһа-еландай, 
Чорный да... 
Уянам яңадан 
Мин әле җуймаган Урдамда... 
Һәм, йолкып чәчләрем толымнан, 
Җил мине далага томыра... 
Ул инде ят түгел... иркәрәк... 
Ефәктәй ургыла җилкәмнән, 
Мин кара юргамда җилгәндә... 
Ә ерак-еракта 
Тилгәннәр 
Каңгылдый, һөҗүмгә ыргыла... 
 
Мин кайтам Әтием Йортына.
 

Галия Мухитова
Мине каршы алган Казан

Күзләрең зур
Йөрәгең "дөп" килә иде.
Кремль түгел сиңа,
Ямь-яшел кыр кирәк иде.

Мин дә элек
Эчкерсез һәм яшь идем -
Сулый идем,
Моңлы идем,
Яши идем!
Өй алларым шлагбаум түгел,
Яшел иде.

Кеше сыман -
Тере идем!
Бар дөньяны
Моңга, нурга, дәрткә
Төрер идем!
Синең өчен дә бәлки "өй" була белер идем.

Күрәм күзләреңнән,
Сиңа җылы лязым.
Моңым җуйдым -
Һәм хәзер мин -
"Чикләр тулы",
Таштан,
Озын,
Тимер казан.

Тик син генә күңелеңне
Ташлама.
Юлсыз калу,
Йортсыз,
Хассыз калу -
Урын түгел,
Күңел ташлаудан
Башлана.


Миләүшә Гафурова,
Чын төсләр

Каушавымны чиккә этеп
(Бу – Галәмнең бетмәс үче!)
Минем йөзгә каннар бәрә –
Әллә синең тарту көчең?

Йөзнең тыныч кызыллыгы
Күчә синең чәчләреңә.
"Кыюлыгыңны җый!" – дисең,
Ә мин аны чәчмәдем дә.

Синең табигатең – ташкын.
Бер туктасаң –Тәңре орсын!
Таш коймалар, машиналар –
Казан табигате мон(ы)сы.

Синдәй төкәнмәс машина
Ташкынына бәреп кереп,
Йөгерәбез (хәтта көз дә
куып җитә алмас кебек!),
Эзәрлекләп карт шәһәрнең
Хәлдән тайган өрәкләрен... .

Туктый алмыйм: хәзер сиңа
Барыннан да кирәк мәлем.

Аптырыйсың: "Чапкан саен
Нигә уңа бара төсең?
Шәһәремә чын төсеңне,
Чын көчеңне күрсәт!" – дисең.

Кояш байый. Шәмле шәһәр
Каршы ала көзге кичен.
Ак йөзенә кан йөгерә –
Мон(ы)сы – минем тарту көчем


Рүзәл Мөхәммәтшин
***

Син зәңгәрсу төтен куенында...
Хисләреңә нокта куя тор:
Безнең вакыт кимеп бара бугай...
Казан. Кабан күле. Театр. 

Бу – сиңа аш, сиңа илһам, тәхет,
Бу – шифаң да синең, чирең дә...
Гүя Цветаева апаң үзе
Шигырь сөйләп йөргән биредә.
Син монда шат, ахры.
Син канәгать,
Син килмисең монда – кайтасың.
Син монда юк, әмма булган вакыт
Ике тапкыр ешрак тартасың, 
Син яңадан төтен куенында...
Җыена тор, берни калмасын!
Күпме яшик тагын?
Җавабымны
Үпкәң белән тоя аласың...

Мин кем сиңа? Без кем? Күләгәләр.
Ут сүнде дә, кабат кавыштык.
Казан. Кабан күле. Спектакль бара.
Һәм җанөзгеч ютәл тавышы…


Алинә Хәбибуллина
***

Онытылыйк, әйдә. Кире какмыйк.
Белсен җиһан! Әйе! Без гашыйк!
Ялгыш кына билетлар алыйк та
Казан урамында очрашыйк.
Һәм ташланыйк дымлы кочагына
Тынгы белмәс җанлы каланың.
Күкләр күрмәс! Сизәр бары асфальт
Эзләргә наз түгелеп калганын.
Кызыл янганда да, хистән шашып,
Йөгерербез урам аркылы.
Җелегендә кайнар бу шәһәрнең
Без уяткан хыял ялкыны.
Бер чынаяк чәйдән исерербез.
Моңарчы соң ничек түзелгән?
Еллар элек, ахры, бу шәһәр тик
Без очрашсын өчен төзелгән.
Ялкын капкан йөрәкләрне күреп
Җиһан чынлап ихлас сөенә.
Ялгыш кына билетлар алыйкчы?
Казан мохтаҗ безнең сөюгә...

Луиза Янсуар

ЯЗАМ СИҢА

Пишу тебе, что я лечу домой.
Сплин 
Язам сиңа яңгырлардан – төнге.
Кояш иркәләгән иртәләрдән.
Кочып алган чакта ят бер шәһәр
Кинәт, якын итеп, җилкәләрдән. 
Парклардан, урамнардан язам,
Храмнардан – келпеп торган шәмнәр. 
Синең йөрәк
Әйтмәсәм дә... 
Юкса...
Белеп тибә:
Ничек миндә хәлләр.
– Ашыкма, – ди. – 
Ашыгырга иртә! 
Ашыгырга...
Иртә безгә...
Сабыр! 
Язам сиңа – төнге отельләрдән:
«Теләкләрең... була күрсен... кабул...»
Вокзаллардан, таксилардан язам.
Самолеттан – 
Калдырганда җирне. 
Мин югында...
Ялгыш кына...
Ялгы-ы-ы-ы-ыш...
Урларлар күк 
Дөньясыннан – 
Сине. 
Чыгармын күк,
Бутап,
Ят ишектән...
Секундларны 
Саный-саный язам...
Хәбәреңнән җиңел сулар өчен:
– Җирдә һаман.
Адресым да – Казан. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое