Бүген һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.
Циклонның тыл өлеше тәэсирендә вакыт-вакыт яңгырлар көтелә, төнлә аерым районнарда көчле яңгыр явачак. Урыны белән яшен һәм төньяк, төньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк көчле җил фаразлана. Төнлә температура 10...15, көндез 18..23 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 6 сентябрьдә, һава шартларының акрынлап яхшыра башлаячак. Циклонның көнчыгышка таба чигенүе һәм атмосфера басымы үсү аркасында көчле булмаган яңгырлар республиканың көнчыгыш районнарында гына көтелә, калган территориядә явым-төшем фаразламый. Төнге сәгатьләрдә температура 11..16 градуска кадәр төшә, көндез һава 19..24 граудска чаклы җылына.
Якшәмбе көнне, 7 сентябрьдә, һәм киләсе атна башында репсублика төньяк антициклоны йогынтысында калачак, "әбиләр чуагы" көтелә. Явым-төшемнең ихтималы зур түгел. Көндез температура 19..24 градуска кадәр күтәреләчәк, 7 сентябрь төнлә 11..16 градус фаразлана, киләсе атна башында 7 градустан 12 градуска чаклы.
Нет комментариев