«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» яки һәркем үз тормышын үзе ремонтлый

Сентябрь башында гына да берничә театрда премьерада булып кайттык.

Бүген сүзебез шуларның берсе – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектакле турында булыр. Ул – театрның Горький урамындагы бинада тәкъдим ителгән соңгы премьера. Тиздән Тинчурин театры яңа премьераларын Татарстан, 1 адресы буенча урнашкан бинада күрсәтәчәк. Аңа кадәр әле вакыт бар, иң элек шушы спектакльгә тукталыйк.

Язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» комедиясен Башкортстанның атказанган артисты, режиссёр Зиннур Сөләйманов куйды. Бу аның иҗатында 50нче, ягъни, юбилей премьерасы, ә инде Тинчурин театрында икенче тапкыр куюы. Күпләр ул сәхнәләштергән «Нәзер» спектаклен хәтерлидер? Бу юлы да артистлар буенча озак сайланмаган кебек, үзе белгән артистлар белән эшләргә булган. Алар: Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар һәм Рөстәм Гайзуллин. Ә инде режиссёр өчен «яңа артист»ларга килгәндә, спектакльдә Зөфәр Харисов, Ренат Шәмсетдинов, Әдилә Хәсәнова һәм Камилә Шакирова уйный. «Нәзер»не караганым булмаганлыктан, Зиннур әфәнденең сәхнә эше белән беренче шушы премьерада таныштым. 

ЯЛГЫЗ ХАТЫН ҺӘМ УЕНЧЫК АЮ

«Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектаклен фәлсәфәгә, анализга чумып карарга кирәкми, ул бик җиңел һәм аңлаешлы. Һәм шул ягы белән күп тамашачыны җыячак дип уйлыйм, ягъни «кассовый» спектакль. Беренче пәрдәдә без ире белән аерылышкан кырык яшьлек ялгыз хатын белән танышабыз. Аны Гөлчәчәк Хафизова бик хыялый һәм һавада очып йөри торган итеп уйный – син бер мәлдә аңа кырык яшь икәнен онытасың. Бүлмә декорациясендә диварда эленеп торган китаплардан һәм Диләрәнең киенү рәвешеннән аны укытучы икәнен аңларга мөмкин. Аның тормышы да шул саргайган китаплар кебек төссез һәм соры: тормышына яңа эмоция, якты төсләр җитми. Ә ул өметләнә! «Мине дә өйдә көтсеннәр иде, яратсыннар иде», – дип хыяллана. 

Аның бу хыялларын ишетеп, янәшәсендә дуслык ролен үтәче бер образ бар – Уенчык аю (Камилә Шакирова). Ул уенчык булса да, чын итеп тасвирлана, тик аның ишарә, хәрәкәтен Диләрә генә күрә. Мин башта бу аюны ялгыз хатын-кызның шашуын, үз-үзе белән сөйләшүен күрсәтүе өчен кулланылганмы икән? дип тә уйлаган идем. «Бу образда хикмәт бар!» дигәннәрен ишеткәч тә, спектакль буе аның хәрәкәтләреннән күземне алмадым. Ә аны күзәтү чыннан да кызыклы булды! Уйлап карасаң, һәрберебезнең тормышында кадерле, якын йомшак уенчыгы булгандыр (яки хәзер дә бар). Кайчак янәшәңдә хисеңне, фикереңне бүлешер кеше тапмагач, шул җансыз уенчыкка бушанабыз. Ә спектакльдә ул Диләрәгә төрле билгеләр күрсәтә – һәм кайбер моменты белән көлдерә дә. Диләрәгә авыр чакта, ул да иднәдә моңсу ята, күңелле чакта бии. Әйткәнемчә, мин аны Диләрәнең уйлап чыгарылган дусты итеп кабул иттем.

ХАТЫН-КЫЗЛАР ТУРЫНДА

Спектакльнең иң якты образы – Диләрәнең дусты Тәнзилә (Зөлфия Вәлиева). Ул базар юлын таптаучы зур гәүдәле хатын-кыз. Зур гәүдәле булуына басым ясавымның сәбәбе – костюмы шарлар белән кабартылып яки тукыма тутырып кабартылмаган (без күреп ияләнгәнчә), ә махсус шундый костюм тектерелгән. Шуңа күрә Зөлфия ханым рәхәтләнде сәхнәдә күлмәк алыштырып! Үзенеке булмагач, шәрә дип тә булмый, әмма фактта барыбер шәрә калды инде. Бу урында халык үзе дә эч тотып көләр кебек. Спектакльдә андый урыннар күп. Спектакль үзенең комедия жанрында икәнен аклый. Әмма миңа нидер җитмәде…

Мин хәтта нәрсә җитмәгәнен дә беләм ахры – проблема тирәнлеге җитмәде миңа. Гадәттә спектакльдә нәрсә турындадыр уйланасың да, кульминация килеп җиткәч, «Ә, әйе бит!» дип башың тулы фикер белән кайтып китәсең. Спектакль турында: «Бу комедия тормыш мәгънәсе, ялгызлык, үз-үзеңне эзләү һәм кешеләргә ышаныч турында» диелгән. Әлбәттә, бу проблемалар спектакльдә күренә. Тик кульминацияне мин, аюга карап утырып, сизми калдым ахры.

МИН АҢЛАП БЕТЕРМӘДЕМ…

Алай дисәң, Римма (Әдилә Хәсәнова) образы аша шактый четрекле мәсьәләләр ишетелә. Тик аның кинәт кенә Диләрәнең өенә килеп кереп, ахирәтләргә нотык укуы көтелмәгәндә булды. Аларны мәчеткә барырга өндәве, киенү стильләренә игътибар итәргә чакыруын мин аңлап бетермәдем. Чөнки үзе дә бу сүзләренә туры китереп киенмәгәч һәм инде рухи яктан да дәрес бирерлек дәрәҗәдә булмагач, бу пародия өчен кулланылдымы икән? - дидем. Хәзерге яшьләр Римма кебек дияргә теләве булдымы икән автор, режиссёрның? – бу сорау җавапсыз булып калды. Бәлки спектакльне тагын бер карарга кирәк булыр.

ИР-АТЛАР ТУРЫНДА

Спектакльдә  «муж на час» хезмәте беренче планга чыга – аны Ирек Хафизов уйный. Мин аның уйнавын бик ярата торган кеше буларак, объектив рәвештә кабул итәргә авыр булды. Әсхәт – гади генә ир-ат, ә дөресен әйткәндә, тырышлыгы һәм холкы белән күпләрнең хыялы да дияр идем. Диләрә белән мөнәсәбәтендә ул хатын-кызны бик хөрмәт итүче буларак кабул ителә, бәлки шуның өчен дә мин үземдә аны бик идеаллаштырганмындыр. Ә менә аның «көндәше» – Тәнзиләнең ире Зөлфәт (Рөстәм Гайзуллин) образы мине көлдерде. Алар Тәнзилә белән шундый да пар килгәннәр, чиләгенә күрә капкачы диләрме әле? – икесе арасында гармонияне тоярга мөмкин иде. Ул шундый җитди, зур гәүдәле Рөстәм Гайзуллинга кечкенә генә «күбәләк» киертеп куюы гына да үзе бер мәзәк. Ә Тәнзиләнең базардан кайтып кермәвен хәзерге хатын-кызларның маркетплейсларга еш баруына ишарә булдымы икән? – Алай дисәң, шәп чагыштыру! Хәзер дә бит кочак-кочак заказ белән кайтып кергән хатыннарын ирләр аңлап бетерми.

«БЕЗНЕҢЧӘ СӨЙЛӘШ ӘЛЕ!»

Спектакльдә хәзерге заманны мәсьәләсен чагылдыручы образ бар, ул – Диләрәнең күршесе, шагыйрь Нургалим. Без караган көнне бу рольдә Зөфәр Харисов иде, алар Ренат Шәмсетдинов белән ике составта уйныйлар. Диләрәгә гашыйк бу шагыйрь үзенә күрә көлке тудыра торган образ инде, әмма аның шигырь юллары белән сөйләшүе ошады миңа. Әле ул заманча биеп, рэп та укып җибәрә! – монысы инде аптырау уята торганрак булды. Ул кеше белән шигъри юллар кулланып сөйләшә һәм шуңа күрә аны аңлап бетермиләр: «Үзебезчә сөйләш әле, син әдәби сөйләшәсең», – диләр. Хәер, Диләрәнең дә кайбер итагатьле сорауларына шулай әйтәләр. Дөресен әйткәндә, мин үземнең 19 яшьлек энем белән сөйләшкәнемне искә төшердем. Ул кайбер татарча сүзләремне аңламаганга, миңа да Нургалим кебек тукталып, «аларча» сөйләргә туры килә. Римма кебек диюем.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектакле тамашачыны битараф калдырмас кебек. Ләкин кеше уйланырга «азык» табып кайтып китә икән, спектакльне сәхнәгә куйган команда үз максатына ирешкән дигән сүз. Ә бит һәркем өчен «азык» төрле үлчәм, карашка бәйле. Һәркем үз тормышын фәкать үзе ремонтлый.

фото: Тинчурин театрының социаль челтәре

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое