Ул җитез, күпкырлы, яшь һәм сәләтле.
Ул – режиссёр һәм «Шаян ТВ» телеканалының тапшырулар редакторы. Ул – Талия Төхфәтуллина. Бүген аның тормышы һәм киенү рәвеше белән якыннан танышабыз.
«ГИТИС ГАДИ БУЛМАГАННАР ӨЧЕН ГЕНӘ, ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ»
– Талия, син журфакны тәмамлаучыларның күбесе кебек, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карадың. Бүгенге көндә тормышыңда нинди мөһим юнәлешләр бар?
– Журналистика бүлегенә кергәч тә, «Шаян ТВ» телеканалына урнаштым – инде бишенче ел китте. Анда үземә кызыклы булган медиапроектларда эшлим. Гомумән, үземне журналист кына түгел, ә контент тудыручы дияр идем.
Тормышымның икенче өлкәсе – уку. КФУның магистратурасы белән беррәттән, Мәскәүдәге ГИТИСта да белем алам.
Үземә шундый максат куйдым: башка процессларны туктатып, бөтен игътибарны нәкъ менә укуга гына юнәлтергә, тәмләп белем алырга. Өченчесе – театр. Соңгы арада театраль проектларга азарт белән чумам. Һәм, әлбәттә, гаиләм, дусларым – тормышымның зур өлеше.
– ГИТИСта нинди юнәлештә укыйсың? Театр дөньясы синдә нинди яңа якларны ача?
– ГИТИСның «Режиссура драмасы» юнәлешенә кердем, анда 20дән артык актёр һәм 8 режиссёр бергә укып, иҗат итәбез. ГИТИСка керүем очраклы булды. Тормышның бер мизгелендә үземнең бер урында таптанып торуым, яңа хисләр, мәгълүмат кирәклекне тойгач, Тинчурин театрында уза торган Туфан Имаметдиновның режиссура дәресләренә йөри башладым. Баксаң, алар ГИТИСка укырга керү өчен оештырылган икән. Мәктәптә укыганда анда керергә теләгем бар иде, әмма ул урын уникаль, гади булмаган кешеләр өчен генә, дигән уй туктатты.
ГИТИСка кергәч, остазларга театрга якын булган телевизион өлкәдә тәҗрибәм булуын әйттем, алар көлемсерәп кенә карый иде. Чыннан да, медиаиндустрия сәнгатьтән аерыла икән шул. Өстәвенә, үземне комплекссыз кеше дип саный идем, әмма бии, җырлый белә торган төркемдәшләрем арасында үземне күрсәтү беренче мәлне оялтты, куркытты. Бераздан камил булмаган якларымны кабул иттем. Хәзер үземне күрсәтергә, вакыт-вакыт «ахмак» булып күренергә дә курыкмыйм. Бәлки, вакыт узгач, тәҗрибә җыйганнан соң, минем кебек «сәләтсез»дән дә кызыклы әйбер чыгар. (Көлә).
Театр дөньясы миңа Мәскәүдә һәм Казанда искиткеч кешеләрне ачты. Кайчандыр читтән генә карап, сокланып йөргән кешеләр белән аралашу, бергә иҗат итү мөмкинлеге бирде.
– Яз көне Әлмәттә узган «Караш» яшь режиссёрлар фестивалендә катнаштың. Бу тәҗрибәң ничек узды?
– Мине «Караш»ка чакырганда, әле беренче сессиямә дә бармаган идем. Театр дөньясын белә һәм аңлый, дип санаган Талия тәүге сессиясен авыр уздырды. Шуңа фестиваль дә куркытты.
Башта тема сайлап изаландык. Фестивальнең концепциясе Әлмәт ягы белән бәйле булгач, Казаннан кайткан сноблар позициясенә кереп, җирлеләргә нәрсәдер аңлатып маташудан курыктык. Ике атна кала декорацияләр белән проблема килеп чыкты. Инде командабызга ошаган һәм расланган будкадан баш тартып, башка юллар эзләргә туры килде.
Мәгълүмат, геройларны ярты ел дәвамында иркенләп эзләсәк, «Культбудка» спектакле үзе биш көндә җыелды. Шушы биш көндә мин ситуацияне җибәреп, башым һәм тәнем белән процесска чумдым. Фестивальгә остазым, театр тәнкыйтьчеләренең килүе һәм алар алдында оятка калу да куркытмый иде инде.
Командам искиткеч иде: Йолдыз Миңнуллина, Ислам Вәлиев, Василина Харламова һәм режисёр ярдәмчесе ролендә булган дустым Дарина Телешова. Фестивальнең продюсеры Алёна Батуллага да рәхмәт әйтәсе килә, чөнки бу кешеләрне миңа нәкъ менә ул тәкъдим итте. Командамнан бик уңдым, алар мине күпкә өйрәтте.
«ОБРАЗЫМ ҮЗЕМӘ ОШАМАСА, ИНТЕРВЬЮ ДА УҢЫШСЫЗ ЧЫГА»
– Үзеңнең «көн лук»ларыңны социаль челтәрләреңә куеп барасың. Кием сайлауга җитди карыйсыңмы?
– Мин ул сәхифәмне бик яратам! Гомумән, үземне зәвыклы киенәм, дип уйлыйм. Бәлки бу кадрда еш булуым белән бәйледер. Башта социаль челтәрләргә образларымны куярга ояла идем, ә хәзер анда дистәләгән образ җыелды бугай инде. Матур итеп киенү, ракурслар сайлап, фотога төшү – хоббиларымның берсе.
Әле кызыклы тенденция сиздем. «Маршрутка» дигән телевизион проектым бар. Аны төшергәндә тышкы кыяфәтемнең үземә ошавы бик мөһим. Чөнки образым күңелгә ятмый икән, интервью да уңышсыз чыга.
– Эчке халәтең стилеңдә чагыламы?
– Тормышта төрле вакытлар була: кайчак әзерләнеп, киенеп йөрисе килә, ә кайчак, хәл калмыйча, яраткан кара күлмәгем өстеннән рубашка, толстовка ише әйберләр киеп, шулай атна буе йөри алам. Минемчә, ачык төсләрдән киенер өчен энергия кирәк. Мәсәлән, алсу төстәге свитерым бар. Аны көн дә киеп йөргән чакларым да, айлар буе шкафтан чыгармаган кәеф тә була.
Төрле бизәнгечләр белән дә шулай. Көне буе үз өстемдә йөртергә хәлем юк икән – кимим. Моның бер мантыйклы аңлатуы да юк кебек инде, эчке халәтемә караптыр…
Зәвыгың турында өч факт?
1. Гардеробыма күз салсаң, аны яшүсмернеке дип уйлап була.
2. Чәчләрем белән төрле экспериментлар ясарга яратам. Өч ай саен стилистым Маринага барып, «чәчләремне нишләтәсең килә, шуны эшлә» диям дә, нәтиҗәдән һәрвакыт канәгать булып чыгып китәм.
3. Тырнак буяудан баш тарттым.
– Нинди киемнәргә, төсләргә өстенлек бирәсең?
– Гардеробымда төп өч төс бар: ак/тән төсе, алсу һәм зәңгәрсу. Караңгы төсләрдәге киемнәрем юк дияргә дә була. Бердәнбер кара күлмәгем бар. Кара дресс-код булган урыннарга бару минем өчен зур проблемага әверелә.
– Гардеробыңда иң еш очрый торган әйбер – ул?
– Баш киемнәрем һәм сумкаларым күп. Дизайнер брендлары, чит илләрдән алып кайтканнары шактый. Шулай ук, акцентлы, милли, этник әйберләр, аксессуарларым күп. Хәзер андый әйберләрне кулай бәягә алып булуы куандыра.
– Нәрсәне беркайчан да кимәс идең?
– Кыска әйберләр кимим. Итәкләрем ешрак уртача озынлыкта. Шулай ук, үземнең җиңсез киемнән йөрүемне күз алдына китерә алмыйм.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев