«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Юсуповлар. Гасырлар аша зиннәт

17 октябрьдә «Эрмитаж-Казань» күргәзмәләр үзәнендә «Юсуповлар.Гасырлар аша зиннәт» дип аталган кабатланмас күргәзмә ачылды.

Бу күргәзмә Эрмитажның беренче вәкиллек үзәгенең 20 еллыгын бәйрәм итүенә махсус әзерләнгән һәм ул «Россиянең өченче башкаласы» халкына һәм кунакларына чын бүләк булачак.

«Юсуповлар. Гасырлар ашна зиннәт» күргәзмәсе Россиянең иң зур сәнгать жыелмаларының берсенә багышланган. Ул йөз елдан артык князь Юсуповар династиясенең кулында булган. Бик борыңгы князь нәселнең байлыгы турында риваятьләр йөргән. Җыелманың мәһабәтлеге турында замандашлары hәм алдагы буын вәкилләре сөйләгән, әсәрләрнең күплегенә hәм сыйфатына сокланган – аларның күбесен hич арттырмыйча шедеврлар рәтенә кертергә мөмкин. 

Күргәзмәнең Казанда узуы аеруча символик мәгънәгә ия – Юсуповлар нәселнең татар тамырлары бар. Күпчелек тикшеренүчеләр билгеләвенчә, бу нәселнең шәҗәрәсе гаилә тарихын Идегәй Мангынтның (1356- 1419) оныгының оныгы, 1549 елдан бирле Нугай Урдасы бие Йосыф хан белән тоташтыра. 

Юсуповлар җыелмасы XVIІІ йөзнең икенче яртысында формалаша башлый hәм XХ йөз башьна кадәр гаилә кыйммәте буларак саклана. Җыелмага күренекле дәүләт эшлеклесе hәм дипомат князь Николай Борисович Юсупов (1750-1831) нигез сала. Сәнгать әсәрләренең күптөрлелеге hәм сыйфаты, шулай ук аларны ижат итүнең вакыт диапазоны җыелманың уникаль эчтәлеген исбатлый. Соңыннан Юсуповларның берничә буыны гаилэ хәзинәләрен саклап калган hәм тулыландырып торган. 

Юсуповларның рәсем галереясенә итальян, француз, hолланд, фламанд, инглиз hәм рус осталарының эшләре кергән. Күргәзмәдә Я. Виньяли, Ф. Гварди, Дж. Паннини,Ж.-Б. Грез, Г. Робер, Ф. Лемуан, Кече Д. Тенирс хезмәтләрен күреп була. Сын сәнгате җыелмасына антик мәрмәләрдән башлап һәм XVIІІ-XІХ йөз итальян hәм француз сынчыларының әсәрләре керә. 

Рәсем hәм скульптурадан тыш, тамашачы 100 графика әсәрен, шул исәптән рәсемнәр, гравюралар, мнниатюралар hәм гаилә фотографияләрен, шулай ук 200 гә якын декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күрәчәк, алар арасында – Севр фарфоры, декоратив бронза, җиһаз hәм зәркән бизәнү әйберләре hәм уеп ясалган ташлар җыелмасы. Аерым залда Юсуповлар гаиләсенең Шәрык коллекциясе әйберләре: затлы корал үрнәкләре, көмеш, бронза, тукыма hәм чигу әйберләре тупланган. Күп кенә әсәрләр беренче тапкыр күрсәтелә.

Октябрь вакыйгаларыннан соң җыелма национализацияләнә. Юсуповлар Россияне ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Сарайлар hәм утарлар төрле оешмалар файдалануына күчерелә, ә аларның эчтәлеген Дәүләт Эрмитажы, А.С. Пушкин исемендәге музей hәм «Архангельское» музей-утары арасында бүләләр. 

Вакытлар узгач, Юсуповларның соңгысы, Феикс Феликсович, үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «Бу борынгы рус гаиләсенең аның өчен типик булган Көнчыгыш кыргыйлыгы hәм зиннәтлелеге шартларындагы тарихы. Ул Алтын Урда татарларында башлана, Санкт-Петербургтагы император сараенда дәвам итә hәм сөргендә тәмамлана». 

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән, хәзер Дәүләт Эрмитажында саклана торган әйберләр үткән чорны, искиткеч җыелманы hәм аның хуҗаларын искә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Камилла Гордеева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое