«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Спектакльне ничек карарга? Инструкция урынына – фикерләр

1–3 ноябрь көннәрендә Әлмәттә «Аваздаш» театраль фестивале уза.

«Аркадаш» проектының бер өлеше булган лаборатория Татарстанда үзбилгеләнеш һәм яңа сәнгать теле эзләү темаларын колачлый. Һәр әсәрдән соң фикер алышу – фестивальнең мөһим өлеше. Балет һәм опера драматургы Богдан Королёк та тамашачылар белән бергә спектакльләр турында фикер алышуда катнашачак. Аның ярдәме белән «Аваздаш» командасы ИДЕЛ укучылары өчен махсус материал әзерләде.

Вакыт-вакыт театр тамашачыда борчу уята: нәрсәнедер аңламасам, мәгънәләрне отып ала алмасам яки бөтенләй бу тамаша өчен әзерлексез булып чыксам? Әмма театр – имтихан түгел, монда бердәнбер дөрес җавап юк. Тәҗрибә һәм һәркемнең күңелендә туа торган кабатланмас хис-кичерешләр – менә нәрсә мөһим. Янәшәңдә кемдер бик оста итеп Джойс яки Гётедан өзекләр китереп сөйләсә дә, бу әле аның күзаллавы дөресрәк дигән сүз түгел. Игътибарны сәхнәдә барган тарих, актёрларның йөзе, сәхнәдә һәм тамаша залында туа торган мохиткә юнәлдерергә була. Тамаша залын да театрның бер өлеше буларак кабул итәргә кирәк: андагы реакцияләр – һәрвакыт бердәнбер һәм кабатланмас. Тамашачыларның кәефе, тәҗрибәсе, тормышчан ассоциацияләре сәхнәдәге күренешләр белән кушыла һәм спектакль, әйтерсең, залда утырган һәр тамашачы күңелендә өр-яңадан туа.

Театрда детальләр мөһим. Кайчак мәгънә, сүзләрдән бигрәк, актёрның хәрәкәтләре, паузалар, яктылык һәм музыкада табылырга мөмкин. Пластикага корылган спектакльләрдә – актёрның тәне һәм аның өстендәге костюм, мюзиклларда хореография һәм массовка уенындагы вак нюанслар да әһәмияткә ия. Детальләр үзе тулы бер дөньяны хасил итә: герой кигән костюмның төсе аны кабул итүгә ничек тәэсир итә, яктылык сәхнәдәге күренешнең рухын ничек үзгәртә, сүзләр өмет ителгән урындагы тынлык ни аңлата... Очраклы әйберләр, мәсәлән, прожекторга эләккән бөҗәк тә спектакльнең бер өлешенә әйләнеп, уйламаган җирдән акцентларны үзгәртеп куярга сәләтле. Театрда беренче карашка әһәмиятсез тоелган күренеш тә тарихның бер өлешенә әйләнә ала.

Спектакльдәге төп мәгънәне тизрәк аңларга тырышу да урынсыз. Театр аерым сораулар яңгыратса да, тамашачыдан дөрес җаваплар көтми. Әйе, режиссёрның үз күзаллавы була, әмма һәр тамашачының үз карашы бар һәм нәкъ менә шуның ярдәмендә безнең театр белән күрешүебез кабатланмас була. Авторлар үзләре дә спектакльләрендәге мөмкин булган
бар мәгънәләрне белеп бетерә алмый. Пушкин «Евгений Онегин» турында йөзләгән том комментарийлар язылачагын күз алдына да китермәгәндер. Режиссёр белән дә шул ук хәл – ул тамашачыларның әсәрне ничек кабул итәчәкләрен алдан күзаллый алмый.

Спектакльдән соң үзеңә берничә гади сорау бирергә була: ниләр минем исемдә калачак, сәхнәдәге күренешләр миндә нинди хисләр уятты, нәрсәләр күңелемә тиде? Үз фикереңне формалаштырыр өчен шушы өч сорау гына да җитә. Шул ук вакытта ару, ярсу, моңсулык та – соклану, көлү кебек үк әһәмияткә ия хис-кичерешләр. Аларга игътибар итеп, без спектакльне генә түгел, үзебезне дә яхшырак аңлыйбыз. Спектакль барышында сәхнәдә барганнарның нәкъ менә үзеңә нинди кагылышы барлыгын уйлап карарга була. Әйе,
беренче карашка, бер кагылышы да юк кебек тоелырга мөмкин. Әмма бу беренче карашка гына шулай.

Театрга сезгә «кагылырга», сезнең белән «сөйләшергә» рөхсәт итегез. Кычкырып көләргә яки сагышланырга курыкмагыз. Спектакль барышында энергия барлыкка килә, нәкъ менә ул спектакльне тере итә. Роман яки пьесаның сәхнәләштерелгән версиясен әсәргә иллюстрация буларак кабул итәргә кирәкми, спектакль үзе – мөстәкыйль әсәр. «Классик» «заманча» һәм башка стереотиплы тасвирламалардан баш тартыгыз. Таныш түгел җирләрдә йөргән чакларыгызны искә төшерегез – спектакль карау да шуңа охшаш. Театр – үзе үк сәяхәткә тиң, ә сәяхәтләр төрле була.

«Аваздаш» командасы бүгенге театрны яхшырак аңлар өчен ярдәмлек буларак импровизацион сүзлек әзерләде.

В – Вербатим

Латин теленнән verbatim «сүзен-сүзгә» дигәнне аңлата. Театрда исә ул – бар тексты кешеләрнең истәлекләре, интервьюлар һәм сөйләшүләрдән алынган документаль спектакль жанры. Монда уйлап чыгарылган репликалар һәм сәнгати бизәүләр юк. Чын сүзләр генә. Актёрлар үзләре уйнаган шәхесләрнең интонация, паузалары, сөйләмдәге «сөртенүләренә» кадәр өйрәнә. Бу тавышның тере яңгырашын җиткерү өчен кирәк.

М – Мюзикл

ХХ гасырда АКШ һәм Бөекбританиядә барлыкка килгән заманча музыкаль спектакль. Җыр, диалог һәм хореография үзара үрелеп бара. Эстрада вокалы, поп/рок/джаз стилистикасы кулланыла. Биюләр, тамаша һәм күп кеше катнашындагы сәхнәләргә басым ясала. Мюкзикл темалары төрле була ала: җиңел темалардан алып, трагикка кадәр. Иҗтимагый һәм сәяси проблематиканы да яктырта ала.

О – Опера

Музыкаль театрның иң «җитди» һәм классик жанры. Барысы да диярлек вокал – ария, дуэт, хор белән башкарыла. Иң мөһиме – музыка һәм тавыш. Опера декорацияләргә дә мохтаҗ түгел. Трагик, мифологик, тарихи һәм фәлсәфи темаларны колачлый.

«Опера – иң беренче чиратта, тыңларга кирәкле спектакль. Тыңлап кына композиторның ни әйтергә теләгәнен аңлап була», – Эльмир Низамов, композитор.

П – Перформанс

Заманча сәнгать жанры. Биредә нәтиҗәдән бигрәк процесс үзе мөһим. Перформанс барышында рәссам үз тәнен, вакыт һәм урынны кулланырга һәм процесска тамашачыны да җәлеп итәргә мөмкин. Перформанс – нәрсәдер күрсәтү турында гына түгел, ул – үз сәнгати бурычлары булган мөстәкыйль жанр.

«Инглиз телендә performance – спектакль дә, арт-перформанс та. Еш кына спектакль сүзе белән атап булмаган әйберләрнең барысын да перформанс дип атыйлар. Әмма перформанста рәссам «чишенә» һәм ниндидер мөһим социаль темаларга кагыла», – Нурбәк Батулла, биюче һәм хореограф, «Аваздаш» фестивале кураторы.

С – Сайт-специфик театр

Аерым урыннар өчен иҗат ителгән спектальләр. Завод, җир асты паркингы, ташландык йорт яки офис та булырга мөмкин. Мондый спектакльләрдә урын – декорация генә түгел, ул тарихның бер өлешенә әйләнә һәм вакыйгалар хәрәкәтенә тәэсир итә.

«Классик театрда сәхнә, ягъни артист тамашачыга тарих «сөйли» торган урын бар. Ниндидер экспериментлар булган очракта да, тамашачы аны «театр» дип кабул итә. Сайт-специфик театрда чикләр җуела. Тамашачы да үзен вакыйгаларның бер өлеше итеп тоя ала», – Туфан Имаметдинов, режиссёр, «Аваздаш» фестивале кураторы.

Р – Рәссам

Заманча театрда рәссам – декорация ясаучы гына түгел. Ул визуаль образлар һәм спектакльдәге гомум мохит белән эшли. Урын үзе бер перс онажга әверелә: ул актёрлар белән бәхәскә керә, аларга сүз ката һәм сәхнәләрнең ритмын көйли ала.

«Заманча театрда рәссам булу – гел гаҗәпләнү һәм тамашачының игътибары белән идарә итү. Тамашачы да иҗат процессының бер өлешенә әйләнерлек итеп эш итү», – Гүзәл Гарипова, рәссам, иллюстратор, дизайнер.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое