«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«ШАЯН ШОРТС»: Яшь хәбәрчеләрнең яңа дөньясы

22 октябрь көнне «ШАЯН ТВ» телеканалы студиясендә балалар өчен татар һәм рус телләрендә «ШАЯН ШОРТС» дип аталган яңалыклар программасын тәкъдим итте.

«ШАЯН ТВ»ның яшь хәбәрчеләре белән «ТНВ» медиахолдинг җитәкчесе Илшат Әминов очрашты. Проектны әзерләүче иҗади команда исә турыдан туры төшерү студиясендә яңалыклар әзерләү серләре белән бүлеште.

2025 елның 5 нче сентябреннән «ШАЯН ТВ» телеканалында балалар өчен хәбәрләр программасы –  «ШАЯН ШОРТС» эфирда һәм социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. Әлеге проектта яшь хәбәрчеләр яшьтәшләре кызыксынган темаларны яктырталар, төрле сорауларга җавап эзлиләр, иң мөһиме яңалыклар казанында кайныйлар. Бу проектны балалар – идеядән башлап репортаж төшерү,  интервью алу, монтажга кадәр бөтен эшне үзләре эшли. 
Әңгәмә барышында балалар һәм үсмерләр үзләренең тапшырулары, идеяләре белән таныштырдылар, яшь тамашачыга кызык булган темалар турында да сөйләделәр. Бүген «Акбарс» хоккей клубы белән төшерелгән репортажлар аеруча күп карала, хәтта алар белән бәйле пост 27 мең карау җыйган! 

Илшат Әминов: «Яшьләргә без яхшы әйберләр турында сөйләргә тиеш – тарих, мәдәният, кешеләр турында, ләкин моны сезнең буын кешеләренә карау кызык булсын дип эшләү – менә зур бурыч, бу бик авыр, барыннан да бигрәк кылану гына җиңел» дип җиткерде.

Программадагы «Краш-репортаж» «ШАЯН news», «Һава торышы», «Шортсик», «Ферма вайб» һ.б. сәхифәләре популярлык казанды. «ШАЯН ШОРТС» ның төп максаты – яңалык җиткерү генә түгел, яшь хәбәрчеләрне  берләштерү, аларның иҗади потенциалын ачу, мультимедиалы мохиттә журналистика буенча гамәли күнекмәләр бирүдән гыйбарәт. «ШАЯН ШОРТС» программасы өчен хәбәрче һәм алып баручыларны эзләү максатыннан үткәрелгән кастингта 130 бала катнашты. Алар арасыннан 35е икенче турга үтте. Сынауларны уңышлы узган 20 финалист программаларда  төшү мөмкинлегенә ия булды. Программаны алып барырга ясалма фәһем ярдәмендә булдырылган хәбәрче Шортсик та ярдәм итә.

Проектның географиясе Татарстан белән генә чикләнми. «ШАЯН ШОРТС»ка республиканың төрле почмакларыннан (Чирмешән, Лаеш, Арча районнары), Россиянең башка төбәкләре (Мәскәү) һәм чит илләрдән (Әнкара, Төркия) материаллар килә. 

Тапшыруны алып баручыларның берсе Сәфинә Шагиева – «Мин ШАЯН ШОРТС рубрикасын алып барам, сюжетлар төшерәм, иң ошаганы – ул «Уен фест», чөнки аны үзем төшердем һәм үземә яңалык алдым – татар халык уеннарын белдем. «Уен фест»та төрле районнардан килгән командалар катнашалар, гран-при ияләре Мәскәүгә «Хыяллар утравы» атракционнар паркына сертификат белән бүләкләнәләр һәм шунда ял итәләр. «Мин ШАЯН ШОРТС»ны үземнең соведущий Бәхтияр белән кызыклы рубрикалар төшереп алып барам, аның белән эшләве бик ошый, без гел төрле трендлар төшерәбез. Киләчәктә үсмерләр Алимә, Кәрим һәм Зәйнәб кебек үзем сюжетлар төшереп, монтаж ясап, эшлисем килә» – дип теләкләре белән бүлеште.

Илшат Әминов яшь алып баручыларга файдалы киңәшләр, балаларны кызыксындырган төрле сорауларга җавап бирде. Әлбәттә, үзе аларга карата өметләрен җиткерде, киләчәктә «ШАЯН ТВ» кысаларында «Tik-Tok хаус» булдыру мөмкинлеге турында да әйтеп узды:

«Бергәләп жур-контент эшләп, професссиональ рәвештә, аны финанс белән дә ныгытып, тәкъдим итеп, киләчәктә алып барырга тиеш. Чөнки «Tik-Tok хаус» эшлибез икән, ул бит зур эш, көн саен 3-4 тапкыр чыгарырга кирәк. Һәрвакытта балаларны өйрәнергә кирәк, һәм, әлбәттә, татар телен онытмыйча, татар мохитен онытмыйча, тарихын онытмыйча, нәкъ шул тарих, дәүләт, тел мәсьәләләре белән матур итеп балаларга җиткерергә кирәк, шундый зур максат бит ул!»

Илүзә Минһаҗева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое