«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Сездән башка театрның киләчәге була алмый» – Тинчурин театры бина белән хушлашты

Тинчурин театры артистлары Горький, 13 адресы бинасы сәхнәсендә соңгы тапкыр баш иде. Биредә соңгы тапкыр пәрдә ябылды.

Кәрим Тинчурин театры бинасында атна буе хушлашу спектакльләре барды. Тамашачыга иң соңгы булып «Яратам! Бетте-китте!» спектакле күрсәтелде. Спектакль тәмамланганнан соң да тамашачылар китәргә ашыкмады, һәркем тарихи бинаның диварларын, сәхнәсен, һәр бизәген тоеп калырга теләгәндәй күзәтеп, сәхнә тулы артистларны тыңлады. 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов кадерле тамашачыларына яңа бинага да шулай, үзләреннән калмыйча килүләрен, каршы алуларын теләде. 
Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, тарихы 1850 елда башланган бинада 175 ел дәверендә нинди генә шәхесләр булмаган.

«Шушы залның беренче рәтләрендә Тукай утырган – Галиәсгар Камалның ниндидер кичәсендә ул чыгыш ясаган булган», - диде ул.

Тамашачыларга театрның тарихы яктыртылган һәм әлеге бинада эшләгән шәхесләргә багышланган видеоязмалар күрсәтелде. Зал, һәр шәхескә рәхмәт белдергәндәй, озак алкышлап торды.

«Бу бина – Тинчурин театрының гына түгел, ә гомумән татар театрының туган йорты. Шәхесләрне сәхнә бизи. Ә шәхесләрне сәхнә генә тудыра, үстерә ала. Без басып торган бу сәхнә бик күп шәхесләрне тудырган, үстергән. Аларның бөек вакытларын да, сәнгатькә беренче адымнарын, уңышларын, хаталарын да күргән сәхнә бу. Һәр тарихны истә тотып баш иябез, рәхмәтебезне житкерәбез», - диде Тинчурин театрының баш режиссёры Айдар Җаббаров.

Ул да яңа бинада тамашачларны көтеп калуларын житкерде: «Сездән башка театрның киләчәге була алмый. Без сезнең өчен ижат итәбез. Хәерле сәгатьтә башланган хәерле эш булсын», - дип рәхмәт сүзләрен белдерде.

Антракт вакытында тамашачылар актык тапкыр баскыч, фотозона янында фотога төшкән, артистларның фотосурәтләрен карап йөргән булсалар, спектакль тәмамланып, залдан чыкканда, фойеда утлар сүнгән иде инде.

Ләкин театр уты 22 октябрьдә Татарстан, 1 адресында урнашкан бинада кабат яначак – репетицияләр инде гөрли, тамашачы көтә. Тинчурин театрының яңа чоры башлана...

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое