Узган ел Татарстанда 501 бала җинаять кылуда катнашкан.
Чаллыда яшүсмерләр Георгий ленталарын мәсхәрәләгән, ә Бөгелмәдә теракт оештырганнар. Георгий ленталарын мәсхәрәләгән Яр Чаллы яшүсмерләренең гамәле резонанс уятты. Тимер юлларда реле шкафына ут төрткән өчен Лениногорскидан тагын өч яшүсмернең тоткарлануы билгеле булды. Бу ике җинаять тә акча хисабына башкарылган. Яшьләргә бу гамәлләре өчен ничек җавап бирергә туры киләчәген «Татар-информ» язып чыкты.
Яшүсмерләр катнашкан берьюлы ике вакыйга Татарстанны тетрәндерде. Яр Чаллыда берничә яшүсмер Георгий тасмалы фонтанны мәсхәрәләгәннәр. Вәгъдә ителгән түләү өчен алар Георгий тасмасы белән бизәлгән фонтанны «пычратканнар». Бу вакытта егет белән кыз социаль челтәрдә туры эфир алып барган – комментарий язучылар аларга акча вәгъдә итеп, җинаять кылуга котырткан.
Миңа 500 сум салуларын көтәм, – ди видеода егет.
Бу вакытта аның дусты кадр артында үтенечен үти башлый.
Агентлыкка билгеле булганча, кичә хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу вакыйганың дүрт катнашучысының шәхесләрен ачыклаган. Алар – 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге егет-кызлар. Якын арада тикшерү барлык детальләрне тикшерәчәк, диелә хәбәрдә.
Тимер юлда җиһазларга ут төрткәннәр
Икенче очрак – Лениногорскидан өч яшүсмер Бөгелмәдән ерак түгел тимер юлда реле шкафына ут төрткән өчен тоткарланган. Алар моны чит ил махсус хезмәтләре заказы буенча эшләгән, аларга 24 мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр, нәтиҗәдә аларга акча килмәгән. Хәзер Лениногорск көллиятеләренең 16 яшьлек ике студентына һәм 15 яшьлек укучыга карата теракт кылу буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзер аларга колониядә аз булмаган сроклар яный, аларның ата-аналарын, балаларны тиешенчә тәрбияләмәгән өчен, җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
2023 елда Яр Чаллыда яшүсмерләр төркеме шулай ук чит илдән куратор биремен үтәп акча эшләргә уйлаган. Ул чагында 20 яшьлек егет һәм ике яшүсмер шулай ук тимер юлда релей шкафларына ут төрткәннәр. Диверсия нәтиҗәсе эшелоннар барган юллар буенча хәрәкәтнең өч тапкырга диярлек акрынайган, шул исәптән махсус хәрби операция уздыру зонасына да. Зыян күргән реле шкафын ремонтлауга бер елга якын вакыт киткән.
Эшнең төп фигурантын ТР Югары суды 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аның балигъ булмаган иптәшләре 5 елга тәрбия колониясенә китте. Үз эше өчен 20 яшьлек яшүсмер заказ бирүчедән 40 мең сум тирәсе алган.
Яр Чаллыдагы вакыйгаларга куркынычсыз интернет лигасы директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Мизулина җавап бирде.
«Яр Чаллыда 500 сумлык донат өчен трансляция барышында ниндидер стримерлар шәһәр администрациясе бинасы каршында ук аркалардагы Георгий ленталарын пычратты (косып – Авҗт.)»,- дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы башлыгы Шамил Якупов та фикерен белдерде:
«Мине инде ике ел Татарстанда Студентлар лигасын җитәкләүче кеше буларак бу вакыйга борчыды. Без балаларны үстерү, аларның сәләтләрен ачу, алар фән, спорт, иҗат һәм уку белән шөгыльләнә алсын өчен эшлибез. Булган хәлне күзәтү күңелсез. Минем уйлавымча, алар закон буенча җәза алырга тиеш, чөнки әгәр бу барып чыкмаса, бу башка яшүсмерләр өчен начар үрнәк булачак. Егетләр үз гамәлләрен аңларга тиеш», - дип сөйләде ул. – 500 сумга, яшүсмерләр уйламыйча эш итә. Мондый инцидентларны минимумга җиткерү өчен яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнергә кирәк. Бу Яшьләр эшләре министрлыгы һәм иҗтимагый оешмалар өчен генә түгел, ә мәктәпләр, техникумнар һәм яшүсмерләрнең ата – аналары өчен дә бурыч, - дип ассызыклады.
ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов бу хәлләрне хакимият органнары тарафыннан җитешсезлек дип саный.
«Һәр нәрсәнең үз сәбәпләре бар, һәм, күрәсең, без, ата-аналар күрмәде, остазлар – барыбыз да кирәк вакытта билгеләрне күрмәдек. Бәлки янәшә булган өлкәннәргә, нидер эшләгәнче, реакция ясамау җиңелрәк булгандыр. Димәк, без вакытында күрмәдек, җавап бирмәдек, - ди Тимур Сөләйманов.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы Марат Бариев шулай ук яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын гаепләде.
«Бу бик күңелсез вакыйга. Бөтен ил безнең дошманнар белән көрәшкәндә һәм безнең иң яхшы егетләр МХО зонасында сугышканда, хәрби дан символларын мәсхәрә итү белән шөгыльләнүче һәм диверсияләр башкаручы егетләр бар. Мин бу яшүсмерләрне акламыйм, бәлки, алар барысын да аңламыйлардыр, моңа без гаепле, бу тәрбиясезлек аркасында килеп чыга. Бу безнең тәрбия системасының эшенә бәя: ата-аналарга, укытучыларга һәм гомумән җәмгыятькә. Бу егетләрнең йөрәкләренә һәм аңнарына Ватанның, илнең нәрсә икәнен һәм Җиңүнең нәрсә икәнен китереп җиткермәгәннәр», – диде Марат Бариев.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы Тимур Камалетдинов:
«Чаллыдагы очрак – үз гамәлләренә хисап бирмәгән яшь кешеләрнең ахмаклыгы. Сорау аларның әти-әниләренә. Яшүсмерләр һичшиксез җәзага тартылырга тиеш, әмма шул исәптән ата-аналар да гаепле – бәлки алар үз эшләре белән шулкадәр мәшгуль ки, хәтта үз балаларына гади нәрсәләрне аңлата алмыйлар», – диде. Ул патриотик тәрбия белән шөгыльләнүче төрле оешмаларның ата-ана тәрбиясен алыштыра алмаячагына ышана.
Экспертлар раслаганча, еш кына мондый җинаятьләрне 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр кыла. Мондый гамәлләргә аларны йә финанс, йә психологик проблемалар этәрә.
Белгечләр ата-аналарга балалары белән сөйләшергә, әгәр аларны нинди дә булса гамәлләр кылуга этәрергә тырышсалар, гамәлләр алгоритмы турында фикер алышырга кирәк дип саный. Бала андый вакытта класс җитәкчесенә, психологка яки ата-анага мөрәҗәгать итәргә тиешлеген аңларга тиеш.
Алар ата-аналарга балаларын мәҗбүри рәвештә Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтергә киңәш итә. Шуны истә тотарга кирәк: Татарстан Эчке эшләр министрлыгында интернетта актив эш алып баралар, социаль челтәрләр аша җинаятьчеләрнең үзләрен дә, илебез законнарына каршы килгән контентны да ачыклыйлар. Быел гына да интернет-битләрне блоклауга 1431 үтенеч юлланган, алар буенча 599 ресурс блокланган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстанда 501 бала җинаять кылуда катнашкан. 49 кеше исерек хәлдә булган, аларның 30ы элек хөкем ителгән булган.
2024 елда наркотиклар белән бәйле 212 җинаять эше кузгатылган, аларның фигурантлары 51 яшүсмер булган. Профилактик исәпкә 3042 балигъ булмаган хокук бозучы һәм 2733 имин булмаган гаилә алынган.
Административ хокук бозулар өчен былтыр 1105 яшүсмер җаваплылыкка тартылган. Аларның 788е җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган, ә 108е наркотикларның законсыз әйләнешендә күренгән.
Быел республика Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, яшүсмерләр җинаятьчелеге кими бара, әмма министрлыкта кабат җинаятькә барган яшүсмерләр саны артуны проблема дип атыйлар. Бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча үсеш 23% тәшкил иткән, дип яза «Татар-информ»
Нет комментариев