Заманча каһарманнар плащ кими. Алар безнең арада.
Бар шундый корал – музыка. Күңелне көйли ала торган бердәнбер коралдыр ул. Бүген сезне татар яшьләре арасында танылып бара торган мультиинструменталист Айдар Абдрахимов белән таныштырабыз.
Суперкөче: Теләсә нәрсәдән музыка чыгара ала.
Яше: 24
фото: Фирүзә Вәлиева
Без аның белән лекциядә таныштык. Ул һәм журналыбызның якын дусты Ильяс Фәрхуллин музыкаль коралларның килеп чыгышы, төрки-татар кораллары турында лекцияләр сөйләде. Егетләр бер чемодан реквизит – төрле музыка кораллары алып килгәннәр иде. Аларның килеп чыгышы, нинди илдә ничек уйнаулары турында сөйләп, һәрберсендә уйнап күрсәттеләр. Соңрак без Айдар белән әле күп мәртәбә очраштык. Үзебезнең берәр чарага чакырганда да, уйлап та тормыйча ярдәмгә ашыкты. Кулында берәр музыка коралы булмаса, аны суперкаһарман дип тә белмәссең…
Айдар Казанда туган, Югары Осланда яшәгән һәм укыган. Әти-әнисе – бюджет хезмәткәрләре. Айдарның музыка юлына басуы очраклы гына булган. Әбисе эшләгән балалар бакчасында нәни Айдар тәрбиячесенең фортепианода уйнавын күреп калган һәм, балалар йокларга яткач, янына килеп, тагын уйнап күрсәтүен сораган. Көйне шундук отып алып, шул ук көнне «Собачий вальс»ны уйнарга өйрәнеп тә кайткан. Шуннан башлап, бакчага фортепианода уйнарга йөргән. Әбисе оныгының бу сәләтен күреп алып, Айдарны музыка мәктәбенә бирергә тәкъдим итә. Анда исә Айдар гитарага мөкиббән китә, озак та үтми төрле конкурсларда да катнаша башлый.
Музыкаль мәктәпне фортепиано һәм гитара буенча кызыл дипломга тәмамлый. Шул вакытта инде ул тормышын музыка белән бәйләячәген тәгаен белә. Мәктәптән соң музыка көллиятендә укый, анда милли инструментлар белән таныша. Беренче мәртәбә кулына саз алып карагач: «Нинди сәер музыка коралы бу, моңарда беркайчан да уйнамаячакмын», – дип уйлап куя. Ә хәзер саз – Айдарның төп музыка коралларының берсе.
Көллияттән соң ул Казан консерваториясенә укырга керергә омтылып карый, ләкин гитара юнәлешендә аңа урын табылмый. Остазы Виталий Харисов белән киңәшләшеп, киләсе елга композиторлыкка кереп карарга була. Укырга керми калган елны Айдар үзе белем алган музыка мәктәбендә балалар укыта башлый. Шул ук елны уку йортын тәмамлаганнан соң районга кайту программасы грантын ала һәм шуның турында сөйләргә мәдәният министрлыгы коллегиясенә килеп эләгә. Айдар анда ул вакытта Татар китабы йортын җитәкләгән Луиза Янсуар белән таныша һәм аны төрле чараларга чакыра башлыйлар: Камал, Кариев театрлары сәхнәсенә менә. Буш вакытында Айдар гитаралар төзәтү белән шөгыльләнә. Музыкант Эрик Марковский һәм Алмаз Әсхадулла белән таныша, алар аша төрки-этник музыка дөньясына чума. Ул шуны аңлый: бөтен дөнья музыкасы нигезендә милли мотивлар ята икән бит. Бермәлне үзе дә сизмәстән, думбра, дәф, кыл кубыз ише музыка кораллары хуҗасына әверелә. Бүгенге көндә аның коллекциясендә 30дан артык музыка коралы бар. Үзе исә якынча 50 инструментта уйный ала.
Алмаз Әсхадулла оештырган «Алпар» музыка төркеме белән төрле илләрдә чыгыш ясый, тәҗрибә туплый һәм музыка кораллары җыеп кайта. Перкуссионист Эрик Марковский белән яңа яңгыраш эзли – бергә чыгыш ясый. Тиздән Сабрина Батыр (Алма апа) белән АйАт дип аталган төркем оештырып, борынгы төрки стильдә иҗат итәләр, фатирниклар җыялар. Juna төркеме белән бергә фестиваль кысаларында чыгыш ясыйлар.
АйАт төркеме иҗатында борынгы суфичылык стилен, якут, тува тавышларын кулланалар һәм татар музыкасында үзенә күрә бер юнәлеш китереп чыгару белән шөгыльләнәләр.
Музыкантның планнары зурдан: ул бөтен дөнья тыңлый алырдай борынгы төрки рок уйнамакчы. Аның фикеренчә, хәзер шундый локаль, милли ихлас көйләргә кызыксыну күбрәк, чөнки кеше колагы яңалыкка сусаган. Аңлавыгызча, яңа әйбер ул – онытылган иске әйбер.
Балачактан татар телендә сөйләшмәсә дә , хәзер ул аның кирәклеген тоя һәм өйрәнә.
Әгәр дә музыка коралына әверелә алса, Айдар гитара булыр иде, чөнки ул универсаль корал. Анда иң сәер борынгы көйләрдән башлап, классик жанрларда да уйнарга була.
Әгәр бер генә төр музыка тыңларга рөхсәт ителгән булса, ул System of a Down төркемен тыңлаган булыр иде, чөнки аларны тыңлаган саен яңа әйбер ишетәсең. яңа әйбер ишетәсең.
Айдар рәттән бөтен кешегә тәкъдим итә торган музыкантлар: гитарист Джулиан Брим, Snarky Puppy төркеме һәм этник джаз уйнаучы Дафер Йусуф.
Музыкантның коллекциясендә иң үзенчәлекле һәм сәер интрумент ул – беримау. Ул җәя һәм кипкән кабактан торган бер кыллы инструмент, кыллы уен коралларының борынгы бабасы. Килеп чыгышы Бразилия булса да, төркиләрдә дә мондый музыка коралы булганлыгына шик юк.
Егет фикеренчә , музыка – аралашу өчен иң шәп тема, чөнки бөтен кеше дә музыка тыңлый. Ә тагын музыка вакыт машинасы кебек сине үткән заманга яки ниндидер хисләр хатирәсенә алып кайта ала.