Җыр безнең тормышта җитәрлек кебек үзе. Әмма бу беренче карашка гына. Гармония бармы соң? Менә кайда мәсьәлә! Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа куелышы шундый уйлар тудырды.
Тормыш прозасы
Рәмис Латыйпов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Җырлап яшик!» дип аталган спектакле премьерасында зал шыгрым тулы иде: зыялылар, сәнгать әһелләре, театр сөючеләр, журналистлар. Соңгыларының күпләп килүе аңлашыла да кебек. Безнең коллега – журналист Рәмис Латыйповның әсәре театрда куелу күпләрдә кызыксыну тудырган. Шәхсән мин Рәмисне фикерле, кыю журналист дип белсәм дә, язучы буларак аның «Кайту» хикәясен генә укыганым бар иде. Оригиналь сюжетлы, башкаларга охшамаган бу әсәр күпләрне уйландырды да, кызыксындырды да. Инде менә – спектакль! Әсәрнең үзәгендә безнең замандашлар – татар гаиләсе. Кайчандыр музыкант, композитор булса да, бүген музыка уен кораллары төзәтеп очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр булган Әхәт(Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев). Менә аның җәмәгате Әлфия (Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева). Гадәти тормыш прозасы.
Хатын буза куптара: «Акча җитми, акча юк!!! Кеше әнә көрәп эшли, дөньяда типтереп яши, син йомыкый, син – лузер, гомерең буе беркем тыңламаган көйләр язып яттың!..»
Һәрбер ир-атның (бигрәк тә иҗатчының) йөрәгенә тиярдәй бу сүзләрдән соң Әхәтнең табигате үзгәрә. Компьютердан аерыла алмаган улы Азат (Искәндәр Низамиев) кебек үк ул... виртуаль уеннарга кереп бата. Аны да уздыра. Көнен-төнен оныта, тәмам башын югалтыр дәрәҗәгә җитә. Шуларны уйнап, танклар уенында генерал буласы, кү-ү-үп итеп акча эшлисе килә аның. Улының туен да заманча итеп үткәрергә җитсен, хатынының да, кем әйтмешли, күңеле күкәй салырлык булсын.
Әмма уен чире йоктырган иргә ярдәм итәбез дип алынган улы белән хатыны үзләре үк талау объектына әйләнә. Безнең заманның бихисап шарлатан-кырыгалдарлары, форсаттан файдаланып, кулларын җылыта, кеше хәсрәте аркылы кесә калынайта башлый. Иң аянычы шул: мондагы хәлне муниципалитет та әллә ни үзгәртә алмый...
Мәгънәле бизәлеш
Әсәрне сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты, театрның баш режиссеры Ринат Әюпов куйган. Спектакльнең авторы буларак без фәлсәфәче-психолог Әюповның кулын тагын бер тойдык, тагын бер сокландык. Заманча әсәрдә без белекче (знахарь) белән дә очрашабыз (Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова), телевизион алып баручы Елена Малышева (Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Фазылҗанова), аның ассистенты Гендельман (Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин), полиция хезмәткәре (Татарстанның атказанган артисты Әминә Галиева) да әсәрнең интригалар тукымасына оста үрелгәннәр.
Сәхнә бизәлеше дә (Анна Новикованыкы) мизансценалар өчен уңайлы булудан тыш, билгеле бер мәгънә салынган – нота станы итеп эшләнгән панель-дивар аша тамашачы белән диалог бара. Аның белән геройлар арасында музыка (җыр) бар.
Җыр димәктән, төп рольне башкаручы Илфат дустыбыз өчен бу әсәр махсус язылган сыман. Ул тормышта да шундый садә, эчкерсез, калебендә олы потенциал йөртүче бер затыбыз бит. Моннан тыш, шартлатып гитара уйный, җырлый, чын фанат-музыкант инде. Герое да шундый, тик ул үсеш кичерә: төрле ситуацияләр аркылы сынала, димме соң? Хәер, бер ул гына да түгел. Төп геройның хатыны да, баласы да спектакль азагына инде күпне аңлап, тормышның асыл мәгънәсенә төшенеп җитә. Әлфиянең сүзләре тагын бер кат күзгә яшьләр китерде:
– Әхәт, син – минем генералым. Миңа син генә кирәк!
Аһ, нинди гади сүзләр бит, шайтан алгыры, мәгәр без аны бер-беребезгә әйтүдән кызганабыз кебек, әллә оялабыз, әллә инде куркабызмы – белмим. Җан авазы ич инде бу! Без әнә шулай яшәргә тиеш, бер-беребезне кадерләп, аеруча гомерлек юлдашлар – ир белән хатын.
Энҗе Камалиеваны мин башта танымадым. Кем бу усал хатын? Иреннән чәй ясатып, үзен кадерләтеп йөргән бу чәчбине кем уйный соң? – дип озак баш ваттым (кулымда программа юк иде). Ул Энҗебез икән. Героинясы үсешенең һәр басычын психологик яктан аклап, аңлап, образын мөкәммәл дәрәҗәгә җиткерә алган. Азактан кычкырган байтак афәриннәрем нәкъ Энҗе ханымга иде!
Комедиянең бөтен таләпләре буенча эшләнгән спектакль җиңел бара, җиңел карала, әсәрнең теле дә сораулар тудырмый, колакны кисми. Нәкъ татар җирлегендәге образлар системасы, заманага муафыйкъ тема кузгатылу, актерларның теләп һәм яратып уйнавы, режиссерның, рәссам, балетмейстер һәм композиторның җан җылысы биреп бу куелышны чыгаруы «Җырлап яшик!» спектакленә матур, озын репертуар гомере гарантияли дип беләм.
Атказанган Низамиевлар гаиләләре белән уйный. Төп рольдә уллары Искәндәрнең органик башкаруы җәлеп итсә, Лилия ханымның комик образы – түрә бичә Зәмзәмияне оста итеп гәүдәләндерүе яхшы тәэсирләр калдырды. Әтиләре Илнар Низамиев – икенче планда да үз почеркын булдыра алган ягымлы актер. (Ул Эльф Шмицельне башкара). Гомумән, кемне генә алсаң да, спектакль уңышына һәрберсе үз саллы өлешен керткәнлеге сизелә. Коллективның бер сулышта иҗат итүе спектакль тәмамлангач тәкъдим ителгән иҗади очрашу барышында да нык сизелеп торды. Илфат Камалиевның 50 яшьлеге хөрмәтенә оештырылган бу кичә «Калеб» форматында куелу, сорау-җавап рәвешендә бару аеруча күңелле, җанлы кабул ителде. Моны алга таба да гамәлдә тотарга кирәктер.
Тормышны белә
Рәмис Латыйпов – журналист. Ул дөньяда кайнап яши, иҗтимагый даирәнең күп сорауларына җаваплар таба белә, дөнья сулышын тоеп эш итә, дияр идем. Димәк, тормышны белә. Ә бу – язучы, драматург өчен иң мөһим таләп. Афәрин, дустым! «Драматургиягә килүче юк, кайда пьеса язардай егетләребез?» – дип уфтангалап алган чорлар булды. Менә берсе – яза, иҗат итә, эзләнә. Әле, шәт, соңгысы булмас. Тагын язар, чыгарыр, премьераларга чакырыр. Амин, шулай гына булсын.
Рәмис Латыйпов – журналист. Иде. Хәзер инде драматург та. Бөтен таләпләренә китереп язган бит. Яшь аралаш елмаеп, күзләрне сөртә-сөртә көлеп утырдык. Йөгерек телле, мавыктыргыч сюжетлы, заманча әсәр. Дәвамлы булсын! Хуш киләсең, яңа автор!
Ә без – барыбыз да – җырлап яшик. Бер-беребезне сөйгән йөрәкләребез җырлап торсын...
Расих Фәсхетдинов фотолары
Илдар КЫЯМОВ,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе