«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Хәсән Туфанның беренче китабы
Новости
Әдәбият

Хәсән Туфанның беренче китабы

Ул әле сез яттан белә торган шигырьләрен дә язачак. Тетрәндергеч мәхәббәт тарихын да сөйләячәк. Кеше ышанмаслык авырлыклар аша узачак. Аның турында легендалар сөйләячәкләр, ул үзе дә тере легенда булачак. Исеме дә нинди бит аның: Хизбулла Фәхри улы Гөлзизин (шулай ук Хәзрәтов һәм Кусинов). Ә без аны Хәсән Туфан дип кенә беләбез.

Әмма әлегә аңа 29 яшь кенә тулып килә , аның күңелендә әле һаман киләчәккә өмет һәм ышаныч бар. Бу яшенә җиткән арада ул күпне күрергә өлгерә инде: Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый һәм гаять сыйфатлы белем ала, шул ук шәһәрдә 1917-1918 елларда Милләт Мәҗлесе эшендә катнаша, аннары Себердә , Байкал ягында яши, укытучы булып эшли. Казанга күчеп килә һәм төпләнеп кала. Мәхәббәтен, дусларын таба, әдәбият дөньясына кереп китә. Ә алда – зур сынаулар, гаепләүләр, кулга алыну һәм төрмә , сөрген. Югалту ачысы һәм туктаусыз шигърият. Шулай итеп, 1929 ел. Казанда тантана. Хәсән Туфанның беренче китабы чыкты.

Китапта ниләр бар

«Хәсән Туфан шигырьләре. 1 кисәк» дип исемләнгән китап Казанда «Яңалиф» нәшриятында басыла. Аңа кереш сүзне Галимҗан Нигъмәти яза (ул чорда иң популяр әдәби тәнкыйтьче, искиткеч зур галим). Җыентыкта — Хәсән Туфанның 1924-1929 елларда язылган әсәрләре. Әдәби тормышка моннан 99 ел элек кушылган шагыйрьнең беренче әсәрләре шушы китапта туплана.

Китапны өч бүлекле иткәннәр. Ул поэмалар бүлегеннән башлана, аннары лирика, ә өченче бүлек «Беренче тәҗрибәләр» дип аталган. Шагыйрь әлеге дә баягы иҗатының кадерен үзе аңлаган, шуңа күрә иң беренче шигырьләрен дә китапка керткән. 1924 елның 23 сентябрендә язылган «Эшче хәбәрчеләр» шигыре дә биредә:

Кызыл гәзит йорты.
Өстәл, урыннарда
Чүкеч белән каләм алганнар…
Алар — эшче бистә уен
Мигә тагып, сөйрәп килгәннәр дә
Тимер астындагы корым-майлыларның
Аңнарыннан күзлек кигәннәр.

Бу шигырь «Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыга. Беренче публикация астында ук «Туфан» псевдонимы барлыкка килә. Шагыйрь Хәсән Туфан исеме, шулай итеп, 1924 елның сентябрендә «туа».

Брифли, ягъни кыскача эчтәлек

Туфанның бу дәвер поэмаларында илдә барган үзгәрешләр чагылыш таба. Ул турыдан-туры шул вакыйгалар хакында язарга да мөмкин: мәсәлән, «Рәсәй үлде» поэмасы гражданнар сугышы нәтиҗәләрен тасвирлый, «Башлана башлады» поэмасы Февраль инкыйлабы вакытындагы хәлләргә багышланган.

Миңа «Зәңгәр бүре» поэмасы аеруча кызыклы булып тоелды. Автор аны «Аккорд поэма» өчен кайбер наброскалар. 1925 елда язылып ташланган» дип бирә. Бу елларда Хәсән Туфан Казанның Бишбалта бистәсендәге 17 нче мәктәптә укыта. Мәктәп директоры Габдрахман Рәфыйковның өендә әдәби «тусовка» җыела, монда кунакта Галимҗан Ибраһимов та, Шәриф Камал да еш була. Ә яшь Туфан Рәфыйковларда яшәп тә тора әле. Кыскасы, бу вакытта шагыйрь Бишбалтада яши. Шуңа күрә поэманың локациясе дә шунда.

Идел.
Ул Иделгә
Аяк сузып яткан
Бака йорты — баткак «Бакалтай».
Ә шул якта
Арык, ябык өйле
Казан кызы — үги Бишбалта.
Анда
Чын урамнар,
Ертык йортлар,
Авыру бүлмәләрдә
Тузган крушниклар,
Ватык, сынык кешеләр яшиләр…

Әй, 
Ертык өйләр,
Миңа рәнҗисездер?
Яманлый дип уйлый торгансыз?!
Тик беләмсез
– Кемне моңып кибә
Минем җилек?
Кем авыруы – ярлы дөньясы?
Кем дә булса, сезне мактар, өйләр.
Матур мактап, коры сүз сөйләр.
Ләкин
Сезнең белән
Бергә әрни-әрни
Минем кебек сезне кем сөя?

Бу өзектә Бишбалта һәм Бакалтай дигән урыннар искә алына. Бакалтай хәзер су астында, ә менә Бишбалта урамнарында сакланган «ертык йортлар»ны сез бүген дә күрә аласыз (алар хәзер «ертык» булмаса да, бәлки, һичьюгы берсе Туфанны да хәтерлидер?)

Җыентыкка кергән калган шигырьләр арасында эшче тормышын күрсәткән «Урал эскизлары», «Козырь туз», гаилә турында уйланулы «Мәхәббәт физиологиясе» һәм башка кызыклы әсәрләре бар.

Нигъмәтидән киңәшләр:
Туфан кебек булыйм дисәң…

Китапка кереш сүзне язган Галимҗан Нигъмәти Хәсән Туфанның беренче шигырьләр җыентыгы турында бик күп матур сүзләр әйтә. Тәнкыйте дә бар, әлбәттә. Миңа калса, галимнең Туфан иҗаты турында фикерләрен кулына каләм тотарга карар кылган яшь шагыйрьләр өчен лайфхаклар рәвешендә кулланырга буладыр.

«Яшь шагыйрьләребез арасында үз шигырьләренә җитди карап, аларны нык эшләп, күп тикшереп, шуннан соң гына мәйданга чыгаручы берәү – ТУФАН».

Киңәш: шигырьләрегезне «Идел»дә бастырганчы җентекләп тикшерергә кирәк.

«Туфанның шигырь техникасын баету, яңарту юлында да хезмәтләре бар: ул ирекле мисрагълар куллана, мисрагъларын, бөтен-бөтен бәйләм-строфаларын кинаяле, мәҗазлы җөмлә һәм ифадәләр белән сугара… Өметле генә дигән яшь шагыйрьләребезнең күбесе Туфан кафиясенә иярүләре үзе генә дә бу яңалыкның безнең тезмә сүзнең өстендә нинди әһәмиятле роль уйнаячагын күрсәтә ала».

Киңәш: экспериментлардан һәм шигърияткә яңалык кертүдән курыкмагыз. Бәлки сез Хәсән Туфан яки Йолдыз Миңнуллина сыман ук трендсеттер булырсыз.

Китапның кыйммәте нидә?

Илдә ниләр бар икән:
Юллар зәңгәр кар микән?
Һавадагы алсу шәүлә
Пожар микән, таң микән?
Илдә ниләр бар икән?

Cоңрак бу юлларны язачак Хәсән Туфан 1929 елда әле тумаган. Ул утыз яшендә үк даһи шагыйрь, әмма аның безгә аеруча таныш һәм якын иҗаты 1940-елларда, шәхси һәм илкүләм фаҗигаләр фонында яңадан туачак. «Яшь» шагыйрь һәрдаим үзен эзли. Ә 93 ел элек китап чыгарганда үзеңне эзләү генә җитми, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең әдәбиятка карата югары таләпләренә дә туры килергә кирәк. Бу таләпләр әдәбиятның эчке торышына без күз алдына китереп бетерми торган куркыныч йогынты ясаган. Аны төбе-тамыры белән үзгәртергә тиеш булган. Хәлбуки нәкъ Хәсән Туфаннар аркасында татар шигърияте үз традицияләрен югалтмый кала.

Айдар Шәйхин, 
Татар китабы йорты директоры

Шулай ук укыгыз:

«ҖИР УЛЛАРЫ» ТРАГЕДИЯСЕ: ӘСӘР НИГӘ ГЕНИАЛЬ?

Вы уже оставили реакцию