«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
16 команда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналында ярышачак
Новости
Яңалыклар

16 команда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналында ярышачак

2 июнь 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезонының чирекфинал уены узачак.

Искәртәбез, 2025 ел сезоны март аенда Зур фестивальдән башланды, сезонга 10 команда узды. Моннан тыш, сезонга «Алга» лигасының зона этаплары җиңүчеләре, шулай ук Казан яшьләре лигасыннан бер команда кушылды. Шулай итеп, чирекфиналда барлыгы 16 команда ярышачак.

Телевизион уен ике моторга бүленәчәк, ягъни бер кичтә ике уен узачак. Беренче мотор 18.00дә башланса, икенчесе 19.30да старт алачак. Һәрбер моторда командалар арасында 50шәр мең сум уйнатылачак. Акчалата бүләк җиңүчеләр киләсе этапка узачак.
Беренче моторда түбәндәге командалар көч сынашачак: «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Әтнә шутниклары» (Әтнә районы), «Сугангстеры» (Казан), «Крәшеннәр» җыелма командасы,  «Апасныйлар» (Апас районы), «Ничек бар, шулай» (Саба районы),  «Дөбер-шатр» (Сарман районы).

Икенче мотор 19.30да башланачак, биредә «Сабалета» (Саба районы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Супер керәшен» (Тукай районы), «Татмак» (Кама Тамагы районы), «Белем сакчылары» (Нурлат районы), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Яр Чаллы шәһәре), «Казан яшьләр лигасы»ның җиңүчесе.

Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы һәм «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, популяр башкаручы Лэйна һәм җәмәгать эшлеклесе, «Копилка счастья» хәйрия проектына нигез салучы,  лайфстайл-блогер Алинә Гыймалтдинова бәя бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел сезонында абсолют җиңүче исеменә «Дилүс улы» (КФУ, Казан) командасы лаек булган иде.
Оештыручылар: 
•    Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия

•    Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

•     «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое