«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

2026 елда кайсы көннәрдә ял итәчәкбез?

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яллар 21-23 февральдә, ә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ял 7-9 мартта була.

2026 елга календарь проекты әзерләнгән. Хәзерге вакытта әлеге проект Россия Хөкүмәтенең карары рәвешендә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү этабын уза. Документ хокукый-норматив актлар порталында чыкты.

Шулай итеп, кышкы озын яллар 2025 елның 31 декабрендә башланып, 2026 елның 11 гыйнварында тәмамланачак.Яз һәм хезмәт бәйрәме белән бәйле яллар 1-3 майга, Җиңү көне уңаеннан 9-11 майга билгеләнә.

Яңа ел каникуллары  12 көн ял.

  • 31 декабрь 2025 – 11 гыйнвар 2026

Өстәмә яллар һәм кыскартылган эш атналары:

  • Февраль – 21-23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 3 көн ял.
  •  Март – 7-9 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 3 көн ял.
  •  Май – 1-3 май – Яз һәм хезмәт көне, 9-11 май – Җиңү көне. Майда 2 тапкыр 3 көн ял.
  •  Июнь – 12-14 июнь – Россия көне 3 көн ял (җомга-шимбә-якшәмбе).
  •  Ноябрь – 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Ял – чәршәмбе.

2027 елның Яңа ел бәйрәмнәренә дә 2026 елның 31 декабреннән үк китәбез!

чыганак: Интертат

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое