Хәзерге вакытта программа эксперт бәяләве этабын уза.
Россия мәктәпләрендә 2026 елдан яңа мәҗбүри фән барлыкка киләчәк. Бу хакта Мәгариф министрлыгының рәсми документында әйтелә.
«Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» укыту предметын өйрәнү 2026/27 уку елыннан башлана», – диелгән министрлык материалларында.
Яңа курс укучыларда Россия мәдәниятенә хас булган традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән дөньяга караш формалаштыруга юнәлдерелгән. Предметны өйрәнү кысаларында укучыларга илнең күренекле дәүләт, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең тормыш юлы һәм идеяләре турында сөйләячәкләр. Батырлык үрнәкләренә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның тарихларына, аларның гамәлләре аша иҗади установкаларны һәм кыйммәтләрне ныгытуга аерым игътибар биреләчәк.
Нет комментариев