«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Ачык һавада баннер күргәзмәсе ачыла

Үткән белән бүгенге арасында чик кайда уза?

Ә Мәскәү белән Киров районнарын нәрсә аера? Бу чикнең үзәге белән танышып шәһәр тарихының онытылган сәхифәләрен яңадан ачарга чакыралар.

2 август 11:00 сәгатьтә Блюхер урамы, 9 һәм Восход урамы, 2 йортлары арасындагы ишегалдында ачык һавада баннер күргәзмәсе ачыла. Ул без балачактан ук таныш булган урамнар һәм районнар тарихына багышлана.

Күргәзмәдән соң, якындагы урамнар буйлап экскурсия узачак. Күргәзмә һәм экскурсия көтмәгән тарихи фактлар белән таныштырачак. Катнашучылар урам исемнәрендә мәңгеләшкән шәхесләр турында күбрәк белер, Восстание бистәсе тарихы белән танышыр. Экскурсияне тарихчы Гүзәл Гыйматдинова алып барачак.

Беренче көнне катнаша алмаганнар өчен 3 август 12:00 сәгатьтә экскурсияне кабатлап үткәрәләр. «Чиктә: Мәскәү һәм Киров районнары» — ул таныш ишегалларына, урамнарга башкача карау мөмкинлеге. Катнашу һәркем өчен ачык. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылучы «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсы кысаларында үткәрелә.

Катнашу бушлай. Экскурсиядә катнашу өчен алдан теркәлү сорала: сылтама

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое