28 августта 20:00 сәгатьтә Казан Мэриясе бинасы янәдән кабатланмас театр мәйданына әвереләчәк.
«Казан тавышлары» («Голоса Казани») дип аталган бишенче театральләштерелгән юбилей тамашасы гадәттәгечә Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан уза. Быел ул Иоганн Штраусның иң танылган оперетталарының берсе – «Летучая мышь» («Ярканат») әсәре буенча куела.
Казан театрларының алдынгы актерлары, музыкантлары һәм җырчылары үз тавышлары белән Казан Мэриясенең архитектура фасадына бер генә кичкә булса да җан өрәчәк. Күпләргә яхшы таныш тарих Казанның йөзек кашы булган әлеге проект форматында бөтенләй яңа төсмер алачак.
Төп рольләрдә – Татарстан Республикасының халык артистлары Илья Славутский, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Густова.
Опереттаның Казан версиясендә шулай ук Камал театры режиссеры Лилия Нурель (Адель) һәм Казан филармониясе солисты Руслан Закиров (Альфред) катнаша.
Татар һәм рус телләрендәге шигырьләрне Татарстан Республикасының атказанган артистлары Искәндәр Нуриҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Динар Хөснетдинов, актерлар Булат Гатауллин, Марина Ясельская һәм Алсу Сөнгатова укый.
Җырларны Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Исламов, Татьяна Ефремова, шулай ук Илгиз Шәйхразиев һәм Марина Карпова башкарачак. Тамашачыларга тынлы уен коралларының кабатланмас яңгырашын Just Brass ансамбле бүләк итәчәк.
Кичәнең махсус кунагы – Татарстан Республикасының атказанган артисты, легендар La Scala опера театры солисты Рүзил Гатин.
Тамаша режиссеры – Айдар Җаббаров, инсценировка авторы – Резеда Гобәева.
Нет комментариев