Җәйнең беренче көненнән башлап 31 августка кадәр Татарстан паркларында мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре һәм концертлар узачак.
Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте һәм татарстанлыларны паркларга барырга өндәде.
Чаралар турында мәгълүматны кайдан табарга мөмкин булачак?
Ул билгеләп үткәнчә, республикада инде 10 ел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла.
Бу вакыт эчендә без 400 объектны тәртипкә китердек. Җәйне Татарстанда уздырырга вакыт! Барыгызны да республика паркларына чакырабыз! – дип язган Рәис.
«Лето в Татарстане» сайты республикада ял итү, күңел ачу һәм иҗтимагый киңлекләрне активлаштыру белән шөгыльләнәчәк. Проектның кураторы — ТР шәһәрләрен үстерү институты.
Программада музыкаль фестивальләр, экология турында лекцияләр, китап клублары очрашулары, спорт ярышлары, балалар өчен мастер-класслар һәм башка чаралар урнаштырылачак. Хәзер вакытта платформада 247 вакыйга бар.
Үзеңең чараңны урнаштыру өчен бер атна кала сайтта гариза калдырырга кирәк. Таләп буенча, вакыйга ачык һавада — мәсәлән, паркта, скверда, ишегалдында яки башка җәмәгать киңлекләрендә узарга тиеш.
Җәйне ничек үткәрергә?
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов матбугат конференциясендә Татарстанда җәйге программаның төп үзенчәлекләреннән берсе булып аның һәркем файдалана алуы торуын ассызыклады.
«Теләгән һәркемнең кушыла алуы мөһим. Гаджетларны читкә куюның мөһимлеген без барыбыз да аңлыйбыз, ләкин моның өчен шартлар тудырырга кирәк. Республикада бу шартлар иң яхшы инфраструктура ярдәмендә,Татарстан Хөкүмәте контролендә булдырылган», – дип билгеләде ул.
Паркларда узачак чаралар
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова җәйге айларда гына да Татарстан паркларында 600 дән артык вакыйга планлаштырылуы турында сөйләде. Мисал өчен, кичә Казанның төрле паркларында һәм скверларында берьюлы 17 чара узган.
«Казанлылар барысын да вакытында белеп алсын өчен «Лето в Татарстане» сайты эшли башлады – республиканың теләсә кайсы ноктасындагы вакыйгалар турында мәгълүмат табарга мөмкин булган бердәм платформа. Без әлеге ресурс шәһәр халкы өчен дә, оештыручылар өчен дә уңайлы навигация һәм чын ярдәм булыр дип өметләнәбез», – дип ассызыклады ул.
Нет комментариев