«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Бәйрәмгә татар милли киемендә килсәң, бүләк ота аласың

6 июньдә Казанда «Корбан-фест» чарасы кзачак.

Анда татар милли киемендә килгән һәркемгә оештыручылар күчтәнәч әзерләп куйганнар. Бәйрәм сәгать 14.00дә башлана. Быел аны уздыру мәйданчыгы итеп Казансу яр буе (Милли китапханә артында) сайланган, балалар өчен чаралар «Елмай» паркында узачак.

Матбугат конференциясендә «Алтан» мәчете имам-хатыйбының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Айгөл Маһиянова хәбәр иткәнчә, татар милли киемендә яки берәр милли элементы булган һәркемгә алма өләшәчәкләр.

Балаларга да, олыларга да төрле чаралар әзерләнде. Олылар өчен төп сәхнә эшләячәк: җырчылар чыгышлары, татар милли биюләре, татар стилендә брейк данс, гироскутерларда төрле трюклар көтелә, цирк артистлары төрле трюклар күрсәтәчәк, диде ул.

Хатын-кызлар өчен төрле белгечләр, шул исәптән, психологлар катнашында «Татар кызы» дигән лекторий оештырыла. Хатын-кызларга яулык бәйләячәкләр, ул яулыкта фотога төшәргә мөмкин, яулыкны бүләк итеп биреп тә җибәрәчәкәр. Ир-атлар өчен каршылыклар полосасы оештырыла, бүләкләр тапшырылачак.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое