Бу чорда республикада явым-төшемнәр көтелми.
Татарстанда 20 июльгә кадәр 25 градус чамасы температуралы җылы һава торышы саклана. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләгән.
Шувалов сүзләренчә, Россия үзәгендә явачак дип фаразланган яңгырлар Татарстаннан көнбатыштарак «тар гына полоса» булып узачак.
Баштарак Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд яңгырлар, яшен һәм көчле җил фаразлаган иде. Бу атнада явым-төшемнәр Россиянең көньягында, Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында булачак.«Чаллыда бераз яңгыр яварга мөмкин, чөнки Татарстанның көнчыгышына көнбатыш-себер циклоны тәэсире бар. Ул төбәкләрдә температура 20 градустан бераз гына югары булачак», – диде синоптик.
Казанда исә, атна ахырына кадәр һава температурасы +25..+26 градус чамасы сакланачак, диде Александр Шувалов.
Нет комментариев