«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Бу җиргә аяк баскач аерым бер сүзләр искә төшә»
Новости
Яңалыклар

«Бу җиргә аяк баскач аерым бер сүзләр искә төшә»

Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы - Алдынгылар Биләр Форум (Первые / Forward) старт алды.

Өченче ел рәттән ул Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла. Биредә Татарстан районнарыннан 12-17 яшьлек 800 гә якын бала җыелды. Алар барысы да «Алдынгылар хәрәкәте»нең һәр бүлегеннән сайлап алынган. Сменага эләгер өчен балалар «Остазлар» темасына эссе әзерләде. Шулай ук һәр катнашучы үзенең уңышлары тупланган портфолио тәкъдим итәргә тиеш иде. 

Быел смена укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелә. “Алдынгылар сәгате” кысаларында 12 юнәлеш буенча остаханәләр уза: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, патриотизм, спорт, сәламләт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм. Быел катнашучылар соравы буенча уку-укыту программасына геймификация элементлары да өстәлде. Белем бирү чатыры бер шәһәрчеккә әйләнде, ә катнашучылар - бу шәһәрнең яшәүчеләре, идарә итү комитетлары вәкилләре. Иң актив катнашучылар үзләрен шәһәр башлыгы ролендә сынап карый ала. Шулай ук балалар “Алдынгылар сәгате” кысаларында үзләренең остаханәләрен дә булдыра алалар. 

Исегезгә төшерәбез, XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уза. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое