«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Эксперт: «Мәгълүматны интернеттан тулысынча бетерү мөмкин түгел»

Социаль челтәрләрдә аккаунт бетерелсә дә, андагы мәгълүмат сакланып кала икән.

Ягъни, бу ничек шулай килеп чыга?

Профиль ачык битләрдән юкка чыкса да, фотолар һәм язмалар эзләгәндә табылмаса да, мондый мәгълүматны саклау җинаятьләр, кулланучылар арасындагы бәхәсләрне, шулай ук финанс һәм салым буенча эшләрне үтәүне тикшергәндә кирәк булырга мөмкин.

Бу хакта РИА «Новости»га «Газинформсервис» компаниясенең инженер-аналитигы Екатерина Едемская сөйләгән, дип яза «Интертат». Аның әйтүенчә, социаль челтәрләр билгеле бер юридик һәм коммерция кагыйдәләре буенча эшли. Күп кенә илләрдә законнар сервислардан аккаунтларны бетергәч тә кулланучыларның кайбер мәгълүматларын берничә ай, хәтта еллар буе саклауны таләп итә.

«Бу – җинаятьләр, кулланучылар арасындагы бәхәсләрне, шулай ук финанс һәм салым регуляцияләрен үтәүне тикшерү өчен кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә «бетерелгән» мәгълүматлар еш кына «күләгәгә» күчә – кешегә күренмәсә дә, серверларда сакланып кала», – дип сөйләгән Екатерина Едемская.

Бетерелгән аккаунтлардагы мәгълүматны саклауның икътисади максаты да бар, дип аңлаткан ул. Компанияләр аларны үзләренең маркетинг тикшеренүләрендә, алгоритмнар үсешендә, тәртип модельләрен төзүдә һәм сервислар белән хезмәттәшлекне яхшыртуда кулланырга мөмкин. Сервисны куллану ешлыгы, куелган контент характеры һәм социаль элемтәләр структурасы турында белешмәләр, киңәшләр алгоритмын, трендлы механикаларны һәм реклама коралларын яхшыртырга булыша.

«Мәгълүматларны интернеттан тулысынча бетерү мөмкин түгел – ә кулланучы аларны киметә ала. Аккаунтны бетергәннән соң мәгълүматларның саклану вакыты кулланучы килешүендә язылганмы-юкмы икәнен карарга кирәк. Әгәр платформа мәгълүматларны тулысынча бетерү өчен запрос җибәрү мөмкинлеге бирә икән, моны кулланырга кирәк».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое