«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә гомуми белем һәм үсеш программасына өстәмә тыңлау уза

Тыңлау 13 августта Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында үтә.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Россия театр сәнгате институты – ГИТИС белән берлектә Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм К.Станиславский исемендәге Халыкара премияләр лауреаты Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә гомуми белем һәм үсеш программасына өстәмә тыңлау уздыру турында игълан итә.

Тыңлау өчен татар телендә мәсәл, проза, шигырь, җыр, пластик номер әзерләргә кирәк. Тыңлауга мәктәп һәм иҗат көллиятләрен тәмамлаган (25 яшькә кадәр) егетләр чакырыла.

Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое