Россия театр сәнгате институты – ГИТИС һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёрлык-режиссёрлык курсына студентлар кабул итү турында игълан итәләр
Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, Россиянең һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, К.Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты. Уку формасы – читтән торып.
1 марттан һәр якшәмбе 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә. Шулай ук Уфа, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә өстәмә тыңлаулар оештырыла.
Кабул итү имтиханнары 1 июльдән 25 июльгә кадәр үтә (Казанда һәм Мәскәүдә).
Бу хакта тулырак – театрның социаль-битендә.
Нет комментариев