«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Глаголица» халыкара бәйсез әдәбия премиясе гаризалар кабул итә

«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XII халыкара бәйсез әдәби премиясенә гаризалар кабул итә башлаган.

«10–17 яшьлек егет-кызлар бәйгедә татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашырга чакырыла», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

2025 елның 26–31 август көннәрендә финалистлар Казанда узачак әдәби сменага чакырылачак. Әдәби сменада жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар белән очрашулар һәм башка күп төрле мәдәни чаралар узачак. Нәтиҗәдә, 8 номинациядә 13 җиңүче билгеләнә.

Төп приз – «Бәллүр ябалак» һәм планшетлар. Бүләкләү тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили.

РФ Мәгариф министрлыгының 2024 елның 30 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИгә өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исәбенә кертелгән.

«Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Надежда Ажгихина, Ольга Варшавер, Евгений Пастернак, Андрей Жвалевский, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һәм башка язучылардан торган жюри иҗатыңа гадел бәя бирер һәм талантыңны ачарга тырышыр», диелгән хәбәрдә.

Конкурста катнашу өчен 2025 елның 16 июненә кадәр http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәлергә һәм әсәрне калдырырга кирәк. Катнашу бушлай.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое