«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Грипп кайчан башлана?

Россиядә респиратор кискен вирус инфекцияләре (ОРВИ) һәм грипп белән авырулар санының беренче күтәрелеше сентябрьдә үк көтелә.

Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко шулай дип фаразлый. Татарстанда булачак эпидсезонда 2,4 миллионнан артык кешегә прививка ясатырга планлаштырыла.

Гриппка каршы вакцина инде әзер икән. Бу хакта сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.

- Бюджет хисабына якынча 70 миллион дозага заказ бирелгән. Беренче чиратта без укучыларга прививка ясатырга тиеш, чөнки беренче сентябрьдә алар ябык тирәлектә парталар артына утырачаклар, һәм сентябрьдә отпусклар сезоныннан соң кискен респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны артачак, - ди Онищенко.

«Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое