«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Һөнәрләр Биләр Форум үз эшчәнлеген башлап җибәрде

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) ачылды.

Ул 18 – 24 июль көннәрендә «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре укучылары катнашында үткәреләчәк.

Сменада Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын бала катнаша. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары бар. Сменаның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.

Cмена программасы өч юнәлешне колачлаячак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылачак.

Һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләячәк. «Иҗат» кысаларында «Бию», «Театр» һәм «Музыка» лабораторияләре тормышка ашырылачак, аларда катнашучылар тәҗрибәле остазлары белән бергә татар телендә уникаль иҗади продуктлар булдырып, аларны форумның соңгы кичендә гала-концертта тәкъдим итәчәк.

Һөнәрләр Биләр Форумда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кунакта булды. 

Республикабыз Рәисе Һөнәрләр Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә җылы теләкләрен җиткерде:

«Беренче тапкыр Биләргә кайчан килгәнемне хәтерләмим, әмма бу Изге җирләр һәрвакыт үзенә тартып тора. Бирегә нигез салучылар – уң юлдан баручылар. Бөтен дөньяда глобализация барган чорда телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу – иң төп мәсьәләләрнең берсе. Нәкъ «Сәләт» оешмасы гаиләләр белән беррәттән балаларга дөрес тәрбия башлангычлары бирүдә, аларга якты киләчәкләрен билгеләүдә ярдәм итүче төп рольне башкара. Боларның барысы – бердәм команда эшчәнлеге нәтиҗәсе. Әйдаман, башҗитәкләрнең гадел хезмәте нигезендә сәлкешләргә дөрес тәрбия орлыклары салына. Балачак – иң рәхәт чак! Безнең вакытта бүгенге көнге мөмкинлекләр булмаса да, без бик бәхетле идек. Сез дә яшьлекнең, балачакның кадерен белегез! Сәләт – республикабыз өчен үрнәк программа!»

Бу елгы «Сәләтле җәй»  ял итү кампаниясе кысаларынла 24 профильле алан уздырыла. Алар үз эшчәнлекләрен август ахырына кадәр алып барачак.

фото: «Сәләт»нең матбугат үзәге

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое